Казан көзге каникулларда балалар белән бару өчен иң популяр Россия шәһәрләре өчлегенә керде. Бу хакта RoomGuru.ru.отельләр эзләү Интернет-сервисы хәбәр итә.
Рейтинг бу елның 29 октябреннән 6 ноябренә кадәр балалар белән яшәү өчен отельләр һәм апартаментлар эзләү һәм бронь алулар мәгълүматлары буенча төзелгән.
Татарстан башкаласын Мәскәү һәм Санкт-Петербург узып киткән. Көзге каникулларда балалар белән сәяхәтләр өчен популяр Россия шәһәрләренең беренче дистәсенә шулай ук Сочи, Екатеринбург, Ялта, Түбән Новгород, Новосибирск, Псков һәм Бөек Новгород кергән.
Казанга, портал мәгълүматлары буенча, көзге каникулларда уртача 3 көнгә килеп, яшәү өчен тәүлегенә 2,9 мең сум түлиячәкләр.
Исегезгә төшерәбез, ТурСтат агентлыгы мәгълүматлары буенча Россия буенча балалар белән сәяхәтләр саны 2016 елда узган ел белән чагыштырганда 20%ка арткан.