15 февральдә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының Иҗтимагый Советы утырышы булып узды. Киңәшмәне советның Рәисе - Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Пономарев Кирилл уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Сәетова Лиана, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Мустаев Артур, Морозов Кузьма, шулай ук Артеменко Оксана, Николаев Артур, Мифтахов Рамил, Секретова Надежда, ТР сувенирлар өлкәсе вәкиле Рачук Александр һәм башкалар катнашты. Иҗтимагый утырышта ТР туризм буенча Дәүләт комитеты коллегиясе йомгаклары, гыйнвар каникулларында туристлар агымының кимү проблемасы, моның сәбәпләре, ТРда кече авиацияне үстерү мәсьәләләре каралды. Алдагы утырыш Бөгелмә шәһәрендә күчмә утырыш форматында узачак.
18 и 19 февральдә 13:00 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» Үзәге «Петербург модерны. 1890-1910 еллар. Стиль һәм югары мода» күргәзмәсенә «Модница-императрица турында, яисә балга ничек әзерләнергә» уен программасына чакыра
Кунаклар Россия императрицаларының киемнәре белән таныша һәм аларның нинди модага өстенлек бирүләре турында белә; тукыма үрнәкләрен тотып карап, йөз ел элек күлмәкләрнең нинди материаллардан тегелүе, нинди фасоннарга өстенлек бирелүе турында белә; прогулкага чыгу, визитлар ясау һәм балларга бару өчен хатын-кызларга һәм ир-атларга киемнәрне үзләре сайлап карый;рәссамнарның картиналарындагы чәчәкләрнең серле телен чишә алачак һәм башкалар.
Быел ТР Милли музеенда 16сыннан 22 февральгә кадәр «Гадел Масленица ханым» бәйрәм атналыгы узачак. Музей кунаклары элек бәйрәмне ничек билгеләүләре турында белә алачак, «гадел дә, юмарт та» Май чабу тарихы белән танышачак. Әкият персонажлары кунакларга бәйрәм атналыгының һәр көне мәгънәсе турында сөйлиячәк һәм бу көннәргә бәйле гореф-гадәтләр белән таныштырачак. Чараның яшь катнашучылары халык уеннарының һәм күңел ачуларның бай дөньясына чума алачак.
10 февральдә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда «Минем гаилә коллекциясе» күргәзмә проекты кысасында «Узганга сәяхәт: Рафаэль Хәлитов гаилә җыентыгыннан төрки мәдәнияте әйберләре» күргәзмәсе ачылды.
Татарстан Россиянең иң популяр туристик регионнар унлыгына керде. Республикага 2016 елда 250 мең чит ил туристларын кертеп, 2,9 млн кеше килде. Рейтингны «ТурСтат» әзерләде.
Аналитиклар мәгълүматлары буенча, Казан туристлар арасында иң популяр булган шәһәрләр бишлегенә керде.Татарстан башкаласына 2,5 млн турист килеп киткән. 2015 ел белән чагыштырганда үсеш 16%тәшкил итә. Рейтингта беренче урын Мәскәүгә бирелгән – 4,55 млн чит ил туристын кертеп, 17,5 млнкеше. Аның артыннан Санкт-Петербург һәм Сочи бара - 6,9 млн һәм 6,5 млн кеше.
С 14еннән 19 февральгә кадәр Татарстанның табигый тарих музее балаларны «Беренче класслы каникуллар»га чакыра. Бу программа кысасында беренче сыйныфтагыларны юл күрсәткечле мавыктыргыч квест, фәнни шоу һәм мастер-класслар көтә.
14 февральдә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы барлык гашыйкларга да бүләк әзерләде. ИзгеВалентин көнендә гашыйк пар музейга бер билет белән керә ала*.
Болардан тыш, «Эрмитаж-Казан» Үзәге Казанның иң матур күргәзмәсендә гүзәл туташ-ханымнарның мәхәббәт тарихын модалы киемнәргә һәм аксессуарларга юнәлтә. «Модерн эпохасында Love Story»программасы 16:00 сәгатьтә башлана.
17.00 сәгатьтә бөтен хисләр гаммасын тоярга «Мин Сезгә язам. Модерн стилендә мәхәббәт турында хат»мастер-класслары валентинкалары ярдәм итәчәк.
Бүген, 13 февральдә "Туризм – перспективалар һәм мөмкинлекләр 2017" Региональ Туристлык Форумы ачылды.
Форумны ачуда Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Артур Абдрәшитов, «Интурист НТК» директоры урынбасары Сергей Толчин һәм Мәскәүдә Төркия әмирлеге каршындагы мәдәният һәм туризм буенча киңәшче Альпер Озкан катнашты.
Форумның оештыручысы булып Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты, туризм буенча Федераль агентлык ярдәмендә «Интурист НТК» тора.
Татарстанның табигый тарих музее изге Валентин көнен оригиналь итеп билгеләргә чакыра. Үзенең икенче яртысын гаҗәпләндерергә теләүчеләр өчен музей романтик программа әзерләде.
Барлык килүчеләрне бу көнне ребуслар һәм төрле биремнәр бирелгән гашыйклар өчен мавыктыргыч квестлар, изге Валентин көненә бүләкләр ясау буенча мастер-класслар,тамашалы фәнни шоу, «Рухи почта» һәм башкалар көтә.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы изге Валентин көненә карата «Ике кеше өчен музей» акциясен уздыра.14 февральдә бер бәядән гашыйк парлар өчен керү билетлары бушлай бирелә.
Яшь буенча чикләүләр юк!