Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында Казанда узган елның октябрендә ачылган Кытай Халык Республикасының генконсуллыгы Генераль консулы У Инцинь булды. Аның белән комитет рәисе Сергей Ивановочрашты. Алар Татарстанга Кытай туристларын җәлеп итү буенча хезмәттәшлек мөмкинлекләрен һәм перспективаларын карады. Болардан тыш, очрашуда катнашучылар "5 җил", "Нариман" һәм башкалар кебек инвестиция проектлары буенча мәсьәләләр турында сөйләште.