12 һәм 13 август көннәрендә "Бөек Болгар" фестивале узачак!

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

“Бөек Болгар”-2017 урта гасыр көрәш фестивален үткәрү датасы билгеле булды. Быел тарихи көрәшләрне һәм көч сынашуларны тамаша кылырга яратучы һәркемне 12 һәм 13 август көннәрендә елның онытылмаслык иң эссе чорында үткәреләчәк чарага чакыралар.

2017 ел, һичшиксез, фестиваль өчен үзенчәлекле булачак. Чөнки “Бөек Болгар” беренче мәртәбә халыкара статусын яулаячак! Бу хәл фестиваль программасына “Тарихи урта гасыр бәрелешләре буенча Европаның Клуб Чемпионаты” белән 1гә 1 сугышлары буенча Донжон Кубогының кертелүе аркасында мөмкин булган.

Узган елда 40 000 тирәсе кешене берләштергән “Бөек Болгар” фестивале янә шаккаттырырга җыена. Массакүләм көрәш турнирлары, атлы турнирлар, тере музыкага урта гасыр чоры биюләре, “Борынгы Болгар каласы тарихыннан” театраль тамашасы, сугыш машиналары һәм нурлы тир һәм, бу әле “Бөек Болгар”га килүче кунакларны көтә торган тамашаларның тулы исемлеге түгел! Төрле мастер-класслар, тарихи лагерьга экскурсияләр, этника музыкасы концертлары – биредә һәркем үзенә шөгыль табачак. Сүз уңаеннан, фестивальгә бөтен гаилә белән дә рәхим итәргә мөмкин булачак – иң нәни дуслар өчен урта гасыр балалар дөньясы махсус оештырылачак, анда балалар белән профессиональ аниматорлар шөгыльләнәчәк.

“Бөек Болгар” халыкара урта гасыр көрәш фестивале – барысы да чын-чынлап!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International