“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә 13 апрельдән 15 апрельгә кадәр “Туристлык һәм Спорт” дигән 22 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә узачак.
Ел саен бөтен Россия буйлап, туристлык һәм спорт өлкәләрендә актив ял итү төрләреннән мөмкин булган иң кызыклы һәм файдалы тәкъдимнәрне җиткерүче компанияләр Татарстан Республикасының үзәк күргәзмәләр мәйданында җыелыша. Проектта катнашучылар өчен бу эшлекле партнерлар табу, компаниянең имиджын һәм сәүдә маркасын саклау, үзенең продуктларын күрсәтү һәм гамәлдә булган тәкъдимнәрне өйрәнү мөмкинлеге булып тора.