VisitTatarstan “Татарстан: 1001 рәхәтлек” видеоролигы “Бәллүр каләм” милли премиясенең квалификация этабын узды һәм интернет-тавыш бирүдә катнаша, ул 2017 елның 30 апрелендә тәмамланачак. Ролик өчен премиянең рәсми сайтында тавыш бирергә мөмкин: http://rus-compass.ru/projects/4286/
“Татарстан: 1001 рәхәтлек” ролигы VisitTatarstan командасы тарафыннан ясалган. Видео VisitTatarstan – “1001 рәхәтлек” рәсми туристлык бренды концепциясен ача һәм Татарстан Республикасындагы күп кенә шәһәрләрне, истәлекле урыннарны, күңел ачуларны һәм урыннарны күрсәтә.