Visit Tatarstan видеоролигы “ДИВО РОССИИ”-2017 видеопрезентацияләр конкурсында финалга узды

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Visit Tatarstan рәсми туристлык бренды видеоролигы “ДИВО РОССИИ”-2017 туристлык видеопрезентацияләренең IV фестиваль-конкурсында “Территорияләрне (төбәкләрне, районнарны, шәһәрләрне) презентацияләү” номинациясендә финалга узды. “Татарстан: 1001 рәхәтлек” видеоролигы туристларга Татарстан Республикасындагы истәлекле урыннар һәм ял итү мөмкинлекләре хакында сөйли.

Экспертлар советы Идел буе федераль округы буенча “ДИВО РОСИИ”-2017 туристлык видеопрезентацияләренең IV фестиваль-конкурсында округ финалында катнашучыларны билгеләде. Финалга 47 проект чыкты. Visit Tatarstan туристлык бренды проекты да – шулар арасында.

Конкурс финалы 2017 елның 28-29 апрелендә Ижевск шәһәрендә, VIII “Туристлык. Спорт. Ял” россиякүләм махсуслаштырылган туристлык күргәзмәсе кысаларында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International