Татарстан Екатеринбургтагы “ҖӘЙ-2017” туристлык күргәзмәсендә катнаша

2017 елның 7 апреле, җомга

Татарстан Республикасы “ҖӘЙ-2017” халыкара туристлык күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Бу чара 7 апрельдән 8 апрельгә кадәр Екатеринбург шәһәрендә уза. Татарстаннан катнашучылар исемлегенә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Свияжски утрау-шәһәрчеге, Болгар музей-тыюлыгы, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы, “ТрэвэлЭндвок” туроператорлары һәм башкалар керә.

Күргәзмәдә 250дән артык экспонент куелган, ел саен анда 8000 артык кеше килә. ҖӘЙ-2017 күргәзмәсе кысаларында, гадәткә әйләнгәнчә, түбәндәге тематик блоклар формалаштырылган: медицина буенча туристлык хезмәтләренә һәм Россиядә һәм чит илдә дәвалауга багышланган MED TRAVEL FOCUS, “Савыктыру туристлыгы” блогы, биредә Россиянең, Европаның һәм БДБ илләренең иң яхшы шифаханәләре һәм савыктыру учреждениеләре 2017 елның язгы-җәйге чорында ял итү буенча актуаль тәкъдимнәрен җиткерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International