9 апрельдә Татарстан Республикасы Кувейтта VisitRussia милли маркетинг үзәге тарафыннан оештырылган чараларда катнашты.
Кувейт Дәүләтендә Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Алексей Соломатин белән Кувейтта VisitRussia офисы җитәкчесе BaselalAswad әфәнде катнашында матбугат конференциясе булып узды.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады һәм Кувейт кунакларын Татарстан буенча сәяхәткә чакырды.
Кичен туроператорлар өчен гала-кичке аш оештырылды, анда Татарстаннан катнашучылар кунакларга республиканың туристлык потенциалын күрсәттеләр. Чарага 70 кувейт туроператоры килде. Татарстаннан тыш туристлык потенциалын Краснодар крае, Кырым Республикасы, Мәскәү, Сочи, Ростов на Дону һәм башка шәһәрләрнең вәкилләре дә тәкъдим итте.