ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2017 ел
сишәмбе

Коррупциячел факторларны тикшерү, ришвәтчелекнең асылын һәм таралу дәрәҗәсен өйрәнү максатларында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан ришвәтчелек торышы турында җәмәгатьчелек фикеренә мониторинг үткәрелә.

Сезгә онлайн режимында анкета-сораштыру үтәргә тәкъдим итәбез:http://tourism.tatarstan.ru/rus/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm


26
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Словениянең туристлык бергәлеге һәм ММЧ вәкилләре каршысында республиканың туристлык потенциалын презентацияләде. Сергей Иванов эре туристлык үзәкләре турында сөйләде: Бөек Болгар, Свияжски, Алабуга, Чистай. Ел дәвамында карарга мөмкин булган зур чаралар белән таныштырды һәм Словениядәге туриндустрия вәкилләренең сорауларына җавап бирде.

 

Бөек Болгар" урта гасыр халыкара көрәш фестиваленә Казаннан махсус автобус рейсларына билетлар онлайн тәртибендә сатыла башлады!
 

12.08.2017
1. Казаннан китү: 10:00
    Болгардан китү: 18:00

2. Казаннан китү: 14:00 
    Болгардан китү: 22:00 

13.08.2017

1. Казаннан китү: 10:00
    Болгардан китү: 18:00

 Билетларны онлайн-сату bolgarfest.ru сайтында

Билет бәясенә бару-кайту бәясе кертелгән.

Бу автобусларга кагылышлы барлык мәсьәләләрне дә түбәндәге телефон аша тәгаенләргә мөмкин: +7(927)423-52-84.

Бронь алу өчен сылтама: https://bolgar.buy-ticket.ru

Быел билетлар бары тик сатуның онлайн системасы аша гына сатылачак һәм билет сату эше 2017 елның 10 августында төгәлләнәчәк.


25
июль, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 5 һәм 6 август көннәрендә Татарстанның һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең хәрби-тарихи хәрәкәтендә катнашучылар ике Ватан сугышының орышын үзгәртеп корачак!

Казанда икенче мәртәбә "Көнчыгыш-көнбатыш: Россиянең Ватан сугышлары" төбәкара хәрби-тарихи фестивале узачак, аны реконструкторлар арасында абруй казанган "Витязь" (җитәкчесе В.В. Хабаров) клубы оештыра.   Фестивальдә патриотик тәрбия программасын тормышка ашыру буенча хәрби-тарихи җәмгыятьнең Татарстандагы бүлеге эше күрсәтеләчәк.

 

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары – менә дигән белгеч, талантлы җитәкче, якты һәм әйбәт кеше Герасимов Валерий Анатольевичның вакытсыз бу дөньядан китеп баруына бәйле рәвештә, кайгы уртаклаша.

Валерий Анатольевичны белгәннәр һәм аның белән бергә эшләүчеләр өчен бу бик зур югалту.


 


24
июль, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 12-13 август көннәрендә  ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында "Бөек Болгар" халыкара урта гасыр көрәш фестивале узачак. Анда Россиянең һәм халыкара тарихи реконструкция клублары катнашачак. 2016 елда чарага 38 000 артык тамашачы килгән, быел 40 000 кунак килер дип көтелә.  


21
июль, 2017 ел
җомга

2017 елның 20 июлендә Свияжски утрау-шәһәрендә Татарстан Республикасында "Россия Федерациясендә (2011-2018 елларга) тышкы һәм эчке туристлыкны үстерү" федераль максатчан программасы чараларын тормышка ашыру барышын иҗтимагый контрольдә тоту буенча комиссия утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Иванов Сергей Евгеньевич, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сәетова Лиана Марселевна,  Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе Фазылов Ринат Рафаэлович, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, "Россия халыкара туристлык академиясе"нең Казан филиалы директоры Пономарев Кирилл Николаевич, Татарстан Республикасы Туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Мифтахов Рамил Зөфәрович катнашты.


20
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Быел билетлар бары тик сатуның онлайн системасы аша гына сатылачак һәм билет сату эше 2017 елның 10 августында төгәлләнәчәк.

Автобуслар 12 һәм 13 август көннәрендә (шимбә һәм якшәмбе) Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Ульян шәһәрләреннән оештырылачак.

Казан

Китү вакыты: 7:30

Бару пункты: Үзәк стадиондагы парковка

Бәясе: 750 сум.

Чаллы

Китү вакыты: 6:00

Бару пункты: Квартал СҮ

Бәясе: 700 сум.

Түбән Кама

Китү вакыты: 6:00

Бару пункты: Чулман кунакханәсе

Бәясе: 700 сум.

Алабуга

Китү вакыты: 6:30

Бару пункты: Алабуга

Бәясе: 700 сум.

Әлмәт

Китү вакыты: 6:00

Бару пункты: Панорама СҮ

Бәясе: 800 сум

Ульян

Китү вакыты: 6:30

Бару пункты:  Элемтә йорты тукталышыннан соң ҮУК

Бәясе: 650 сум.

Билет бәясенә бару-кайту бәясе кертелгән. Болгар шәһәреннән кайту – 12 августта (шимбә) 22:00 сәгатьтә, 13 августта (якшәмбе) 18:00 сәгатьтә. Әгәр дә сез 12 августта килергә, ә 13 август көнне кайтып китергә теләсәгез – ике билет сатып алырга кирәк.

Бу автобусларга кагылышлы барлык мәсьәләләрне дә түбәндәге телефон аша тәгаенләргә мөмкин: +7(927)423-52-84.

Бронь алу өчен сылтама: https://bolgar.buy-ticket.ru

 

 


19
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан-Иран эш форумы бүген Казанда, югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк мәйданында (Петербург урамы) булды. Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Иран провинциясе губернаторы Али Резой Рашидиян җитәкчелегендәге Хорасан-Резави провинциясе әгъзалары катнашты.

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов Татарстан Республикасының туристлык потенциалын презентацияләп чыгыш ясады. Сергей Иванов үзенең чыгышында болай диде: "Без туристлык өлкәсендә инвестицияләр буенча да тәкъдимнәр әзерләдек. Бу туристлык комплексларын булдыруга кагылышлы проектлар. Без инвестицияләү өчен бик тә уңайлы шартлар тәкъдим итәбез һәм проектларны тормышка ашыру буенча сөйләшүләргә шатбыз".

Ирандагы хезмәткәрләр фикеренчә, туристлык өлеше – багланышларның әһәмиятле өлеше, Татарстан белән Иран провинциясе арасында туристлар агымын арттыру буенча нинди дә булса адымнар ясау мөмкинлеге бар.

Мондый эшлекле визитлар, эш мөмкинлекләре турында фикер алышулар инвестицияләр, туристлык, сәнәгать өлкәсендә тулаем алганда файда китерер, шулай ук Татарстан белән Хорасан-Резави провинциясе арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерергә булышыр дип күздә тотыла.


18
июль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының дәүләт программаларын үстерү һәм үтәү бүлегенә "белгечләр" категориясенең әйдәүче вазыйфалар төркемендә (1 берәмлек); бухгалтерлык исәбе һәм дәүләт заказы бүлегенә "тәэмин итүче белгечләр" категориясенең әйдәүче вазыйфалар төркемендә (1 берәмлек) кадрлар резервына кертелүгә конкурста катнашу өчен документларны кабул итү дәвам итә.

Конкурста катнашу өчен документларны кабул итү Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының эш сәгатьләрендә, 2017 елның 27 июленә кадәр гамәлгә ашырылачак. Булачак конкурс турында тулырак мәгълүматлар Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында, "Кадрлар сәясәте" бүлегендә урнаштырылган. Өстәмә мәгълүматларны алу өчен түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843) 222-90-29, 222-90-27


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International