Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Словениянең туристлык бергәлеге һәм ММЧ вәкилләре каршысында республиканың туристлык потенциалын презентацияләде. Сергей Иванов эре туристлык үзәкләре турында сөйләде: Бөек Болгар, Свияжски, Алабуга, Чистай. Ел дәвамында карарга мөмкин булган зур чаралар белән таныштырды һәм Словениядәге туриндустрия вәкилләренең сорауларына җавап бирде.