2017 елның 20 июлендә Свияжски утрау-шәһәрендә Татарстан Республикасында "Россия Федерациясендә (2011-2018 елларга) тышкы һәм эчке туристлыкны үстерү" федераль максатчан программасы чараларын тормышка ашыру барышын иҗтимагый контрольдә тоту буенча комиссия утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Иванов Сергей Евгеньевич, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сәетова Лиана Марселевна, Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе Фазылов Ринат Рафаэлович, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, "Россия халыкара туристлык академиясе"нең Казан филиалы директоры Пономарев Кирилл Николаевич, Татарстан Республикасы Туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Мифтахов Рамил Зөфәрович катнашты.
Комиссия әгъзалары Лиана Сәетованың "Свияжски" туристлык-рекреация кластеры буенча ФМП чараларын тормышка ашыру барышы турындагы докладын тыңладылар. "2016 елда Свияжскига 525 000 кеше килгән. Свияжски утрау-шәһәренә арта барган туристлар агымы утраудагы инфраструктураның уңайлы һәм кунаклар өчен шартларның яхшы булуын таләп итә. Бу бигрәк тә ел дәвмамында утраудан өзелмәүче, шул исәптән автобусларда килүче автотуристларга кагыла. Утраудан 4 чакрым ераклыкта аңа килә торган юлда машина кую урыннарын төзү Свияжски утрау-шәһәрендәге ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас объекты булган Успенск соборының һәм монастыреның буфер зонасы булган антропоген йогынтыны киметергә булышачак, шулай ук туристларга хезмәт күрсәтү сыйфатын да арттырачак, монысы исә туристлар агымы үсешенә өстәмә булышып торачак", - дип билгеләде Лиана Сәетова. Тукталыш урынының мәйданы - 14993 кв. метр. Машина кую урыннары - 549, шул исәптән җиңел автомобильләр өчен - 454 урын. Финанс чыганагы: Россия Федерациясе бюджеты – 41,8 млн. сум, Татарстан Республикасы бюджеты – 71,2 млн. сум, бюджеттан тыш чыганаклар (кунакханәләр) – 302,0 млн. сум. Төзелешне 2017 елның октябрь аенда тәмамлау планлаштырыла.
Доклад тәмамлангач, комиссия әгъзалары Гражданлык сугышы музеенда булдылар, парковка төзелешенең барышы белән таныштылар, шулай ук "Свияжски" туристлык-рекреация кластеры объектларын карадылар: "Маяк", "Каскад 2", "Таш" кунакханәләре.
Татарстан Республикасында "Россия Федерациясендә (2011-2018 елларга) тышкы һәм эчке туристлыкны үстерү" федераль максатчан программасы чараларын тормышка ашыру эше иҗтимагый контрольдә тоту комиссиясе әгъзалары тарафыннан канәгатьләндерерлек дип танылды һәм киләсе утырыш датасы 25 сентябрь көненә билгеләнде.