"Бөек Болгар" урта гасыр халыкара көрәш фестиваленә махсус автобус рейсларына билетлар онлайн тәртибендә сатыла башлады!

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Быел билетлар бары тик сатуның онлайн системасы аша гына сатылачак һәм билет сату эше 2017 елның 10 августында төгәлләнәчәк.

Автобуслар 12 һәм 13 август көннәрендә (шимбә һәм якшәмбе) Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Ульян шәһәрләреннән оештырылачак.

Казан

Китү вакыты: 7:30

Бару пункты: Үзәк стадиондагы парковка

Бәясе: 750 сум.

Чаллы

Китү вакыты: 6:00

Бару пункты: Квартал СҮ

Бәясе: 700 сум.

Түбән Кама

Китү вакыты: 6:00

Бару пункты: Чулман кунакханәсе

Бәясе: 700 сум.

Алабуга

Китү вакыты: 6:30

Бару пункты: Алабуга

Бәясе: 700 сум.

Әлмәт

Китү вакыты: 6:00

Бару пункты: Панорама СҮ

Бәясе: 800 сум

Ульян

Китү вакыты: 6:30

Бару пункты:  Элемтә йорты тукталышыннан соң ҮУК

Бәясе: 650 сум.

Билет бәясенә бару-кайту бәясе кертелгән. Болгар шәһәреннән кайту – 12 августта (шимбә) 22:00 сәгатьтә, 13 августта (якшәмбе) 18:00 сәгатьтә. Әгәр дә сез 12 августта килергә, ә 13 август көнне кайтып китергә теләсәгез – ике билет сатып алырга кирәк.

Бу автобусларга кагылышлы барлык мәсьәләләрне дә түбәндәге телефон аша тәгаенләргә мөмкин: +7(927)423-52-84.

Бронь алу өчен сылтама: https://bolgar.buy-ticket.ru

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International