Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында кадрлар резервына кертелү буенча конкурста катнашу өчен документларны кабул итү дәвам итә

2017 елның 18 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының дәүләт программаларын үстерү һәм үтәү бүлегенә "белгечләр" категориясенең әйдәүче вазыйфалар төркемендә (1 берәмлек); бухгалтерлык исәбе һәм дәүләт заказы бүлегенә "тәэмин итүче белгечләр" категориясенең әйдәүче вазыйфалар төркемендә (1 берәмлек) кадрлар резервына кертелүгә конкурста катнашу өчен документларны кабул итү дәвам итә.

Конкурста катнашу өчен документларны кабул итү Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының эш сәгатьләрендә, 2017 елның 27 июленә кадәр гамәлгә ашырылачак. Булачак конкурс турында тулырак мәгълүматлар Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында, "Кадрлар сәясәте" бүлегендә урнаштырылган. Өстәмә мәгълүматларны алу өчен түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (843) 222-90-29, 222-90-27

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International