ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында комитет рәисе урынбасары Артур Адбрашитов RUSWY проектында катнашучылар белән очрашты. Көн тәртибенә Татарстанның туристлык потенциалын һәм волонтерлык хәрәкәтен, экотуристлыкны, зур халыкара чараларны үткәрү тәҗрибәсен презентацияләү һ.б. мәсьәләләр кертелгән иде. Килгән кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырды, моннан тыш, Япония белән Иорданиянең туристлык мөмкинлекләре күрсәтелде.


8
август, 2017 ел
сишәмбе

25 һәм 26 август көннәрендә "Казан Кремле" манзаралы тамашада катнашырга чакыра:  "Казан фанфаралары" VI халыкара тынлы оркестрлар фестивале кысаларында тынлы оркестрлар парадасы узачак. Бу көннәрдә Казан Кремленә килүчеләрнең барысын да тантаналы чаралар, виртуоз дефиле һәм җыелма оркестрның грандиоз чыгышы көтә, Россиянең һәм Татарстанның гимннары, татар композиторларының иҗат әсәрләре 18 оркестр башкаруында яңгыраячак.

Фестиваль кунаклары өчен керү бушлай!

Казан Кремле Россиядәге иң яхшы, һичшиксез сәяхәт кылынырга тиешле ныгытмалар унлыгына кергән. Бу хакта Британиянең heritagedaily.com. онлайн-газетасы хәбәр итә.

"Россия төзелеш ягыннан иң матур корылмаларның туган йорты булып тора. Әлеге архитектура шедеврлары бик ямьле ягыннан күрсәтелгән", – дип хәбәр ителә мәкаләдә. Казан Кремле рейтингта сигезенче юлны алган. Аның белән берлектә Россия ныгытмаларының must see Михайлов сарае, Мәскәү, Суздаль Кремльләре, Избор ныгытмасы да кергән.


7
август, 2017 ел
дүшәмбе

 5 августта Казанда "Россиянең гастрономия картасы" проекты старт алды, ул Федераль туристлык агентлыгы һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проектның максаты – гастрономия туристлыгын үстерү һәм ил төбәкләренең милли кухнясы ризыкларын таныту.

"Туган авылым" күңел ачу комплексында проект кысаларында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашында татар милли кухнясы ризыклары презентацияләнде.


4
август, 2017 ел
җомга

Россиякүләм Спас ярминкәсен үткәрү кысаларында 2017 елның 4, 5 һәм 6 август көннәрендә Алабугада Х Россиякүләм кыңгырау чыңы фестивале узачак, аны 2008 елдан бирле Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы оештыра. Спас ярминкәсе эшләгән көн дәвамында шәһәр халкы һәм килгән кунаклар Алабуга кыңгырауларының серле чыңлавын тыңлый алачак, аны барлык Россиядән килгән иң яхшы кыңгырау сәнгате осталары башкарачак


3
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле ата-аналар! "Бөек Болгар" урта гасыр көрәш халыкара фестивалендә балалар өчен урта гасыр уен мәйданчыгының расписаниесен исегезгә төшерәбез, сез алдан ук үзегез катнашачак мастер-классларны сайлап куя аласыз. Көне буе сезнең һәм сезнең балаларыгыз өчен ару-талуны белми торган осталар һәм аниматорлар эшләячәк. 

Татарстан Республикасы хәрби-тарихи туристлыкны үстерү күзлегеннән караганда Россиянең туристларга кызыклы төбәкләре рейтингына эләккән, бу исемлекне EventsInRussia.com илкүләм вакыйгалар календаре төзегән. Рейтинг нигезендә Россия төбәкләрендә (1 июньнән 31 августка кадәр) үткәрелә торган тарихи юнәлешле вакыйгалар санын, шулай ук интернетта хәрби-тарихи фестивальләрне үткәрү урыны буларак төбәккә карата кызыксыну дәрәҗәсен бәяләү (эзләтү системаларындагы гарызнамәләр саны буенча) ята.


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты туристлык өлкәсендәге "Чыганакларга сәяхәт" һәм "Туристлык лидеры" республика конкурсларында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлавы турында хәбәр итә.

Конкурслар турындагы нигезләмәләр Дәүләт комитетының рәсми сайтында "Конкурслар" бүлегендә урнаштырылган. 

"Чыганакларга сәяхәт" http://tourism.tatarstan.ru/rus/konkurs-puteshestvuy-k-istokam.htm

"Туристлык лидеры" http://tourism.tatarstan.ru/rus/lider-turizma-2017.htm

"Бөек Болгар" урта гасыр көрәш халыкара фестивале дип аталучы зур бәйрәмгә санаулы көннәр калды! Инде 12 августта Идел ярында ике көн дәвам итәчәк күләмле чара башланачак. Иң яхшы көрәшче-көч сынашучылар иң көчле исемен яулау өчен бер мәйданга җыелачак. Ләкин "Бөек Болгар" фестивале - ул көндезге программа гына түгел. 

Фестивальнең төп мәйданында узачак кичке манзаралар искиткеч финал ноктасына әвереләчәк. Кичке тирәлек тамашачылар алдында янып торучы факеллар белән килеп басачак, "Ялкынлы әкият" театральләштерелгән фаер-шоу белән гүзәл ут дөньясына алып кереп китәчәк, ә моңарчы TEUFELSTANZ фолк-төркеменең тере чыгышы белән ләззәтләнергә мөмкин булачак.     "Бөек Болгар" урта гасыр көрәш халыкара фестивален оештыручылар кунаклары турында да кайгыртканнар: программа 22.00 сәгатьтә тәмамланачак, бу исә кунакларга бернинди каршылыкларсыз өйләренә кайтып китәргә мөмкин итәчәк.

2017 елның 2 августыннан 6 августына кадәр Алабугада Х юбилейлы Россиякүләм Спас ярминкәсе узачак.

Барлыкка килгән гореф-гадәт буенча ярминкә Алабуганың тыюлыклы өлешендәге территориясендә Шишкин буалары, "Яшьләр" стадионы һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урам районнарында уздырыла.

Ярминкәдә ювелир эшләнмәләре, милли костюмнар, модель киемнәре, йон эшләнмәләре, агачка төшерелгән бизәкләр, сәнгатьле тукымалар, керамика, гжель, сәнгатьле эшкәртелгән күн, корама тегүлеге һәм курчаклар, нәкышьләр, чокулыклар, металл бизәкләре, курыс, пыяла, талчыбык эшләнмәләре һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International