ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2017 ел
дүшәмбе

14 июльдә 2017 елда "Ел маршруты" Гомумроссия туристлык премиясен алуга заявкалар һәм проектлар кабул ителә башлады.

 "Ел маршруты" Гомумроссия туристлык премиясе 2014 елда туристлык маршрутларын булдыру һәм үстерү өлкәсендәге казанышлар өчен проектларның ачык россиякүләм конкурсы йомгаклары буенча бирелә торган тармак бүләге буларак гамәлгә куелды.  Премияне гамәлгә куючылар:  ФРОС Region PR (Воронеж), ООО "Контент" продюсерлык үзәге" (Воронеж), Территорияләрне комплекслы үстерүгә һәм брендлауга теләктәшлек фонды (Владивосток).


12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Кичә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында туроператорлар өчен "Бөек Болгар" халыкара урта гасыр көрәш фестивален презентацияләү чарасы булды. Анда рәис урынбасары Артур Абдрашитов катнашты. Очрашуда катнашучыларга фестивальнең оештыру үзенчәлекләре, махсус яңалыклары, шулай ук чара буенча экскурсиядә катнашу мөмкинлеге турында сөйләделәр. 

Исегезгә төшерик, "Бөек Болгар" халыкара урта гасыр көрәш фестивале быел 12 һәм 13 август көннәрендә узачак. Узган ел анда 30 меңнән артык кеше булды.  

 


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында комитет рәисе Сергей Иванов Япониянең "Hankyu Travel" туроператоры вәкилләре белән очрашты. Татарстан кунаклары реклама туры кысаларында килгәннәр, сәфәрләренең максаты – Татарстан имиджын алга таба популярлаштыру һәм Япониядә яшәүчеләр арасында тур продуктларын тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасының мәдәни-тарихи мирасы һәм туристлык инфраструктурасы белән танышу. 

Сәфәр программасында Казан Кремлен, Иске Татар бистәсен, Бөек Болгар шәһәрен, Свияжски утрау-каласын һәм Казан кунакханәләрен карау күздә тотыла.

Исегезгә төшерик, ел саен Россия Федерациясенә 85 мең тирәсе Япония туристлары килә.


10
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстанның Свияжски утрау-шәһәрендәге Успенск соборы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Ул мактаулы Исемлектә Россиянең 29 нчы һәм, Казан Кремле белән Болгар тарихи-археология комплексыннан кала, Татарстанның өченче объектына әверелде. Бу хакта бөтендөнья оешмасының рәсми Twitter аша билгеле булды, әлеге оешма бу көннәрдә Краковта 41 нче сессияне үткәрә.

Номинацияне Бөекбританиядән ядкәрләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча ICOMOS (ИКОМОС) халыкара советы эксперты Сьюзен Деньер тәкъдим иткән, ул 2014 елның август аенда Свияжскида консультатив миссия белән сәфәрдә булган. Ул Успенск соборына һәм монастырьга кыскача сыйфатлама биргән, реставрацияләү эшләре турында сөйләгән һәм монастырь комплексының бөтендөнья универсаль кыйммәтен ачкан: "Тулаем алганда ИКОМОС Успенск соборы номинациясен Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен хуплый".

15 июльдә "Казан" гаилә үзәге янәшәсендәге яр буенча "Очуы җиңел!" дигән һава елланнары шәһәр фестивале узачак. Кунаклар өчен 20дән артык абсолют түләүсез мәйданчык, төрледән төрле рәвешләрдәге, төсләрдәге һәм зурлыклардагы күп санлы һава еланнары. Мастер-класслар, һәвәскәрләрнең Үзең ясаган һава еланнары чемпионаты һәм игротека балаларның да, өлкәннәрнең дә күңеленә хуш килер.

Чара 12 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр узачак, керү – ирекле.

III Халыкара мотивацияле кино һәм спорт фестивале BRIDGE of ARTS оештыру комитеты "Россия илһамландыра!" махсус программасы өчен фильм сайлау эшен төгәлләде. Татарстанның "SUNNYFEST" фильмы "Вакыйга" номинациясендә финалга чыкты. Заявкаларны кабул итү 15 июньдә тәмамлана. Сайлау комиссиясе Россия Федерациясенең 48 төбәгеннән 180 артык эш карады. Фильмнарның күпчелеге – Татарстаннан, Ханты Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округларыннан, Белгород, Липецк, Мәскәү, Мурманск, Тамбов һәм Ростов өлкәләреннән тугыз кинолента "Вакыйга" номинациясендә җиңү өчен көрәшәчәк.


7
июль, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының дәүләт программаларын үстерү һәм үтәү бүлегенә "белгечләр" категориясенең әйдәүче вазыйфалар төркемендә (1 берәмлек); бухгалтерлык исәбе һәм дәүләт заказы бүлегенә "тәэмин итүче белгечләр" категориясенең әйдәүче вазыйфалар төркемендә (1 берәмлек) кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан ителде.


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

 Алабугада Спасс ярминкәсе кысаларында ел саен уза торган "ВДОХновение" автор җыры фестивале узачак. Мактаулы кунак сыйфатында Казаннан автор-башкаручы Дмитрий Бикчәнтәев чакырылган. Бу хакта фестивальне оештыручы Дмитрий Пензин хәбәр итте.

15 июльдә Казанда "Шәһәр экскурсияләре көне" фестивале узачак. Фестивальдә катнашучылар 5 экскурсовод – "Штаб" креатив индустрияләр резиденциясе белән Vector "Шәһәр эшкуарлары мәктәбе" онлай-мәктәбенең уртак мәгариф проектында өченче агым чыгарылышлары катнашында шәһәр буенча йөри һәм яңа маршрутларны тикшерә алачак. Алдан теркәлү таләп ителә.


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Россия һәм Кытайның "Россия һәм Кытай багланышларында яңа киләчәк һәм ММЧ роле" дигән III ММЧ форумында катнашты. Анда ул Кытайның массакүләм мәгълүмат чаралары өчен, алар төбәк турында һәм аның туристлык мөмкинлекләре хакында яхшырак белә алсын өчен, Татарстанның реклама-мәгълүмат турын презентацияләп чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International