2017 елның 12-13 август көннәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында "Бөек Болгар" халыкара урта гасыр көрәш фестивале узачак. Анда Россиянең һәм халыкара тарихи реконструкция клублары катнашачак. 2016 елда чарага 38 000 артык тамашачы килгән, быел 40 000 кунак килер дип көтелә.
Фестиваль беренче мәртәбә халыкара статусын алды, чөнки быел фестиваль кысаларында 5х5 көрәшләренә багышланган тарихи урта гасыр көрәше буенча Европа Гран-прие узачак, анда көчле клублар катнашачак, аларның күбесе "Милләтләр көрәше" 2017 дөнья чемпионатында призерлар һәм җиңүчеләр булдылар. Гран-прида Италиядән, Франциядән, Чехиядән, Украинадан һәм Белоруссиядән командалар катнашачак.
Быел тамашачыларга үзәк мәйданда барганнарны күзәтү буенча ике мөмкинлек тудырылачак: мәйданның көньяк өлешендәге ачык зонадан (минималь күзәтү почмагы белән) һәм төньяк өлешеннән ярус трибунасыннан. Трибунага 920 кеше сыя. Анда билетлар ярдәмендә кертәчәкләр. Билетларны программаның аерым блокларына да, гомумән барлык программа өчен дә алырга мөмкин. Билетларның бәясе 400 сумнан 1000 сумга кадәр. Алар блоклар буенча, яисә абонемент белән 1 көнгә сатыла. 5 яшькәчә кадәрге балаларга керү бушлай, ләкин бала трибунада аерым урынны алмаска тиеш.
Фестиваль мәйданында нур һәм ат турнирлары, "бугурт" массакүләм көрәшләре һәм ярымбәйләнешле рәвештә урта гасырның бергә бер сугышлары буенча Донжон Кубогына ярыш булачак.
"Тарихи лагерь" - фестивальдә катнашучыларның яшәү мәйданчыгы үз эшен җәелдереп җибәрәчәк, биредә фестиваль кунаклары катнашучылар янына үткәреләчәк һәм 1х1, 3х3, 5х5 форматындагы сайлап алу ярышларын күзәтә алачак, Алтын Урда, Русь һәм Европаның көнкүреш предметларын күрү насыйп булачак. Тарихи лагерьга экскурсия, һичшиксез, фестивальнең йөзек кашына әвереләчәк, ул оештырылган төркемнәр өчен үтемле булачак, алар фестивальдә формалаштырылачак.
Теләге булган һәркем хәрби машиналар мәйданында урта гасырдан калган камау кораллары аналогларын күрә һәм алардан атып карый алачак. Балаларны "Урта гасыр балалар дөньясы" көтә. Печәннән ясалган лабиринтлар һәм уен мәйданчыклары беркемне дә битараф калдырмас. Тарихи ярминкәдә фестиваль кунаклары Россиянең әйдәп баручы реконструкторларыннан урта гасыр һөнәрчелеге демонстрациясен күрерләр һәм халык сәнгать кәсепчелеге ярминкәсеннән сувенирлар сатып ала алачак, төрле мастер-классларда катнашу мөмкинлеге дә булачак. Бию коллективлары урта гасыр балларының тарихи биюләренә өйрәтер. "Урта гасыр биюләре һәм музыкасы" мәйданчыгы кунакларга фолк-төркемнәренең тере чыгышларын бүләк итәр.
Фестивальдәге төп мәйданның кичке тирәлеге тамашачылар алдында янып торучы факеллар белән килеп басачак, "Ялкынлы әкият" театральләштерелгән фаер-шоу белән гүзәл ут дөньясына алып кереп китәчәк, ә аңарчы TEUFELSTANZ фолк-төркеменең тере чыгышы белән ләззәтләнергә мөмкин булачак.
Катнашучыларга һәм фестиваль кунакларына уңайлы булсын өчен Казан, Ульян, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән махсус автобус рейслары оештырылган. Быел билетлар бары тик сатуның онлайн системасы аша гына сатылачак һәм билет сату эше 2017 елның 10 августында төгәлләнәчәк. Билет бәясенә бару-кайту бәясе кертелгән. Болгар шәһәреннән кайту – 12 августта (шимбә) 22:00 сәгатьтә, 13 августта (якшәмбе) 18:00 сәгатьтә. Әгәр дә сез 12 августта килергә, ә 13 август көнне кайтып китергә теләсәгез – ике билет сатып алырга кирәк.