22-23 нче февраль көннәрендә "Казан Кремле" музей-тыюлыгында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар узачак.
Музейга килгән кешеләр Туплар музеендагы "Кораллар саклыкханәсе" дигән күргәзмәдә чын бәйрәм рухын тоя алачак. Бу көнне музей кунаклары арбалеттан атарга, урта гасыр сугышчысы яки Бөек Ватан сугышы чорындагы солдат киемен киеп карый алачак.
Уен яратучылар Татарстанның Табигать тарихы музее буйлап сәяхәтче белән квест үтә алачак.