Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсенең 2020 елның 4 февралендәге 20 номерлы карары нигезендә Сезгә мәгълүмат җиткерәбез: эпидемиологик мониторинг (2020 елның 27 гыйнварыннан 2 февраленә кадәр) нәтиҗәләре нигезендә быелның бишенче атнасына Казан шәһәрендәге җыелма халык арасында грипп һәм ОРВИ белән авырып китүчеләр күрсәткече 35,4%ка арткан, шул исәптән 7-14 яшьтәгеләр арасында – 23,5%, олылар (15 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр) арасында – 25,1%.
Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, йогышлы авырулар таралуны кисәтүгә бәйле чаралар үткәрүегез, шул исәптән температура режимын үтәү, агымдагы дезинфекцияне контрольдә тотуны көчәйтү, һава тирәлеген зарарсызландыруны тәэмин итү, шулай ук хезмәткәрләр тарафыннан махсус битлекләр киюне күздә тотуыгыз сорала.