"Содружество" шәһәр яны пассажир компаниясенең мультимодаль туристлык маршруты кысаларында 4 нче февральдән Свияжск (Зөя) утрау-шәһәренә кадәр автобус расписаниесе үзгәрде

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Казан-Свияжск (Зөя) юнәлешендә 6301 номерлы шәһәр яны поезды йөри башлау сәбәпле, 4 нче февральдән башлап Свияжск (Зөя) тимер юл станциясе – Свияжск (Зөя) утрау-шәһәрчеге маршруты буенча өстәмә автобус рейсы билгеләнә. Автобус станциядән 8.50 сәгатьтә кузгалып китә, утрауга 9.10 сәгатьтә килеп җитә.

       Шулай ук кайту юнәлешендә дә өстәмә рейс билгеләнә. Утраудан 9.20 сәгатьтә кузгалып китә, станциягә 9.40 сәгатьтә килеп җитә.

       Пассажирларга уңайлы булсын өчен, калган рейсларның да йөрү тәртибенә төзәтмәләр кертелгән. Шул рәвешле, 4 нче февральдән башлап 8.50, 12.05, 14.05, 15.40, 16.40 сәгатьләрдә Свияжск (Зөя) станциясеннән утрауга кадәр автобус китәчәк. Кайту юнәлешендә – 9.20, 13.30, 15.10, 16.10, 17.10 сәгатьләрдә.

 

       Белешмә өчен:

       Исегезгә төшерәбез, Свияжск (Зөя) утрау-шәһәрчегенә бара торган мультимодаль туристлык маршруты (электричка + автобус) "Содружество" шәһәр яны пассажир компаниясе тарафыннан 2019 елның 1 нче августында эшләтеп җибәрелде. Шушы вакыт эчендә 7 меңгә якын пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Автобус көн саен йөри. Әлеге тәртип шәһәр яны поездлары расписаниесе белән килештерелгән. Пассажирларның шәһәр яны тимер юл кассаларында бердәм билет алу мөмкинлеге бар. Автобуста йөрүдән тыш, ул Свияжск (Зөя) утрау-шәһәрчегенең алты музеена бару хокукын бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International