Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Эчке һәм читтән килүчеләр туризмын үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый һәм эшкуарлык инициативаларына грант ярдәме күрсәтү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында" 2019 елның 7 декабрендәге 1619 номерлы карары нигезендә 2020 нче елда Туризм буенча федераль агентлык федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча конкурс үткәрә.
Конкурс Россия Федерациясенең "Икътисадый үсеш һәм инновацияле икътисад" дәүләт программасының "Туризм" ярдәмче программасы кысаларында туризм хезмәтләре күрсәтүне, кунып китүчләр санын, туризм өлкәсендә эшләүчеләр исәбен арттыруга, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен файдалана алырлык туристлык мохитен оештыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру максатларында уздырыла.
Катнашу өчен гариза тапшырган оешмалар һәм шәхси эшкуарлар конкурска кертеләчәк.
Конкурста катнашу кагыйдәләре, шулай ук кирәкле башка мәгълүмат белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://economy.gov.ru/material/file/a71ad086437e5fe9047d0e947ed3096d/07122019_1619.pdf.
Сезне конкурста катнашырга һәм конкурска дигән документлар җыелмасын алдан ук әзерли башларга чакырабыз.
Конкурсны үткәрү вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетыннан элемтә өчен җаваплы зат – туристлык индустриясен үстерү бүлеге башлыгы Софьина Анастасия Валерьевна (тел. (843) 222-90-40, e-mail: Anastasia.Sofina@tatar.ru).