Ростуризмның "Киләсе яллар" проекты кысаларында Мәскәүдә Татарстанның туризм ягыннан җәлеп итүчәнлеге турында 25 билборд урнаштырылган.
Бу елның 1-29 февраль көннәрендә билбордлардагы мәгълүматлар мәскәүлеләргә Мәскәүдән Казанга очу вакыты һәм шәһәрнең туризм ягыннан җәлеп итүчәнлеге турында сөйләячәк. Татарстанга Казан Кремленең Кол Шәриф мәчете, ГХАТ касәсе төшерелгән матур фотолар һәм, әлбәттә инде, өчпочмаклар белән җәлеп итәчәкләр.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп узганча: "Ял көннәрен Татарстанда уздыру – хәлне үзгәртү һәм тулы канлы ял итү өчен менә дигән мөмкинлек. Казанга Мәскәүдә яшәүчеләр өчен транспорт белән килә алу мөмкинлеген исәпкә алып, әлеге реклама кампаниясе ярдәмендә безнең республикага туристлар агымы артыр дип өметләнәбез".
Исегезгә төшерәбез, декабрь аенда Visit Tatarstan банерлары Аэроэкспресс поездларында урнаштырылган иде. Шулай ук Санкт-Петербург халкы Visit Tatarstan реклама роликларын кинотеатрларда да күрә алды.