Бүген Дәүләт комитетында «Чыганакларга сәяхәт» конкурсы комиссиясе утырышы булды

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов җитәкчелегендә, Татарстанның туризм тармагы, республиканың Мәгариф министрлыгы вәкилләре, Дәүләт комитеты хезмәткәрләре катнашында узган утырышта 208 гариза каралды.

Җиңүчеләр һәм махсус приз ияләре тавыш бирү юлы белән билгеләнде. «Чыганакларга сәяхәт» ХІ республика конкурсы нәтиҗәләре 26 ноябрьдә бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк. Исегезгә төшерәбез, конкурсның максаты – яшьләрне Татарстан Республикасының туристлык үзәкләрен үстерү һәм алга этәрү буенча инновацияле туризм проектларын гамәлгә ашыруга җәлеп итү, яшьләрнең туган якның туристлык ресурслары, аның мәдәни һәм экологик һәйкәлләре турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру аша ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International