2020 елның 2-3 ноябрендә Казанда «Романовлар император йорты вәкилләренең сәяхәтләре һәм хаҗ кылулары»халыкара фәнни конференциясе узачак. Конференция ел саен «Елисаветино-Сергиевское агарту җәмгыяте» шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләрен торгызуга ярдәм итү Фонды тарафыннан үткәрелә торган XXIII Елисаветино-Сергиевск укуларының дәвамы булып тора. Конференция эшендә «Елисаветино-Сергиевское агарту җәмгыяте» хәйриячелек һәм шәфкатьлелек фондының Күзәтчелек советы рәисе, император православие Палестино җәмгыяте рәисе урынбасары Анна Витальевна Громова, шулай ук әйдәп баручы тарихчылар, музей эше белгечләре, туристлык вәкилләре катнашачак.