Татарстаннан туризмны үстерү өчен грантлар алуга конкурста җиңүчеләр игълан ителде

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасыннан барлыгы 18 проект җиңгән, алар гомуми суммасы 47 млн.сумнан артык булган грантлар алган.

Эчке һәм чит ил туризмын үстерүгә грантлар беренче тапкыр бирелә. Туризмда бу яңа чараны гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе Хөкүмәте 1,2 млрд. сум күләмендә субсидия бүлеп биргән. 22 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр узган гаризалар кабул итү вакытында каралуга 4061 проект тапшырылган. Соралган грантның уртача суммасы – 2,6 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International