Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 7 ноябрендәге 1791 номерлы карары нигезендә пандемия аркасында зыян күргән кече һәм урта бизнес өчен, шул исәптән кунакханә бизнесы, туристлык агентлыклары һәм туризм өлкәсендә хезмәтләр күрсәтә торган башка оешмалар, шулай ук шифаханә-курорт оешмалары өчен салымнар, аванс түләүләре һәм иминият кертемнәре буенча түләүне кичектерү вакыты өч айга озайтыла.