2020 елның 2 ноябрендә Казан шәһәрендә «Романовлар император йорты вәкилләренең сәяхәтләре һәм хаҗ кылулары» халыкара фәнни конференциясе узды

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Конференция ел саен «Елисаветино-Сергиев агарту җәмгыяте» шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләрен торгызуга ярдәм фонды тарафыннан үткәрелә торган, Россия Император Йорты әгъзаларының тормышына, хәйрия һәм раһибчылык эшчәнлегенә бәйле урыннарда XXIII Елисаветино-Сергиев укуларының дәвамы булып тора.  Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л.Р.Фазлыева, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе С.Е.Иванов, Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова, шулай ук «Елисаветино-Сергиев агарту җәмгыяте» хәйриячелек һәм шәфкатьлелек фондының Күзәтчелек советы рәисе, Император Палестина Православие Җәмгыяте рәисе урынбасары А.В.Громова, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, әйдәп баручы тарихчылар, музей эше белгечләре, туристлык тармагы, иҗтимагый һәм чиркәү оешмалары вәкилләре катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International