10 декабрьдә Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Көн тәртибендә Татарстан Республикасының туризм өлкәсендә агымдагы базар вәзгыяте һәм коронавирус инфекциясе таралуны исәпкә алып, тармакны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Шулай ук туристлык тармагының югары туризм сезоны – Яңа ел бәйрәмнәренә планнары, бу чорга күмәк урнаштыру чаралары белән тәэмин итү һәм тулаем туристлык тармагы эше турындагы мәсьәлә буенча фикер алыштылар.