«Бөек Болгар» фестивале тарихи юнәлештәге иң яхшы туристлык вакыйгасы булды

2020 елның 11 декабре, җомга

Russian Event Award вакыйгалар туризмы өлкәсендә IX илкүләм премиясе буенча тарихи юнәлештә «Бөек Болгар» урта гасыр сугышы халыкара фестивале иң яхшы туристлык вакыйгасы булган. Премиядә җиңүчеләр бүген Екатеринбургта игълан ителде. 2020 елда премия алу өчен Россиянең 59 төбәгеннән 390 проект һәм Молдова һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә (БГӘ) тормышка ашырылган өч чит ил проекты игълан ителгән, премия финалына 257 проект узган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International