Китап Иран авторы Пегах Никбахт ханымның 2019 елның декабрендә Иран Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары делегациясе составында Татарстан Республикасы буенча сәяхәтеннән соң язылган. Татарстан Республикасына визит Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты чакыруы буенча «ATA Airlines» авиакомпаниясе ярдәме белән оештырылган иде.
Китап битләрендә Никбахт ханым үзенең Татарстан Республикасының табигате һәм аның тарихи һәйкәлләре турындагы хис-кичерешләре белән генә уртаклашып калмыйча, республика тормышының үзенчәлекләре, тарихы, Татарстан халкының бай гореф-гадәтләре һәм рухи үзенчәлеге турында сөйли һәм: «Ни өчен Сез Татарстан Республикасында булырга тиеш?» – дигән төп сорауга җавап бирә.
Чарада Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәхими Горджи әфәнде катнашты. Иран ягыннан презентацияне Иран Ислам Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Туризм департаменты җитәкчесе Адболмалеки әфәнде ачты.
Презентациягә шулай ук Россиянең Ирандагы сәүдә вәкиле Рөстәм Җиһаншин, Иран Ислам Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, «ATA Airlines» авиакомпаниясе, «Kama Media Group» нәшрияты вәкилләре, шулай ук Россия турында Иран китапларының башка авторлары да чакырылган иде.