Халыкара инвалидлар көненә багышланган экскурсия

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан җирле оешмасы әгъзалары өчен Казан шәһәре буйлап автобус экскурсиясе оештырды. Экскурсантлар Казан буенча сәяхәтнең уңайлы һәм күңелле булуын, шулай ук экскурсоводның эшен югары бәяләде, материалның үтемлелеген һәм мәгълүмат тапшыруның җиңеллеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International