Татарстан Республикасында «Бөек Идел юлы» төбәкара туристлык проекты кысаларында реклама-мәгълүмат туры узды

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 11 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр «Бөек Идел юлы» төбәкара туристлык проекты кысаларында реклама-мәгълүмат туры узды, анда федераль массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Түбән Новгород тур операторлары вәкилләре катнашты.

Әлеге мәгълүмат туры барышында катнашучылар Идел буеның өч республикасы башкалалары – Казан, Чабаксар һәм Йошкар-Олада булдылар. Әлеге маршрут милли мәдәниятләр, аш-су һәм табигать төрлелеге белән уникаль.

«Бөек Идел юлы» проекты Идел буе федераль округының 14 төбәген берләштерә, алар уртак көч белән географик, тарихи һәм мәдәни бергәлеккә ия ике һәм өч көнлек төбәкара турларны үстерә. Әлеге проектны алга этәрү һәм гамәлгә ашыру буенча төп партнер – «TUI Russia» федераль тур операторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International