Килешүгә Рөстәм Миңнеханов һәм корпорациянең генераль директоры Сергей Суханов кул куйды. Имзалау тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко да катнашты.
«Татарстан хәзер шактый алга киткән туристлык юнәлеше булып тора. Без бу республиканың зур потенциалын аңлыйбыз. Тармак үсешенә зур игътибар биргән Рөстәм Нургали улына без рәхмәтле. Татарстан бөтен Идел буе федераль округы өчен туристлык нәтиҗәлелеге катализаторы буларак эшли. Республикага килгән туристлар саны 3,5 млн. җитә. Ул икеләтә арттырылачак», - диде Чернышенко.
Татарстанда кунакларны урнаштыру өчен 3-4 йолдызлы чаралар төзеләчәк, кунакханәләрдә, глэмпингларда һәм кэмпинглардагы номерлар саны 5 меңгә кадәр җитәчәк.
«Татарстан Республикасы туристларда һәрвакыт кызыксыну уятты. Республикада ЮНЕСКО бөтендөнья мирасына караган өч объект бар: Казан Кремле, Бөек Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге. Без авыл туризмын үстерәбез, бездә табигый ландшафтлар күп», — диде Рөстәм Миңнеханов.
«Татарстан белән килешү төзү биш уртак проектның башлангычы булып тора. Безнең алдыбызда кунакларны урнаштыру өчен заманча, сыйфатлы һәм уңайлы чаралар төзү бурычы тора. Шулай ук без Татарстан, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, башка федераль хакимият органнары белән бергә туристлык проектларын инженерлык инфраструктурасы һәм юллар белән тәэмин итү бурычын хәл итәчәкбез», - диде «Туризм. РФ» генераль директоры Сергей Суханов.
Кешбэклы турларны сатуның яңа этабы 2022 елның 15 мартында башлана һәм 2022 елның 1 маенда Мәскәү вакыты белән 23:59 сәгатьтә тәмамлана. Сәяхәткә 15 марттан 1 июльгә кадәр, круизга – навигация башланганнан алып 1 июльгә кадәр барырга була.
Программаның төп шартлары элеккегечә кала: туристның картасына тур яки яшәү бәясенең 20% ы кире кайтачак. аның максималь суммасы - 20 мең сум. Сәфәр өчен МИР картасы аша онлайн түләргә кирәк. Бер картадан чикләнмәгән күләмдәге турлар өчен түләргә була. Теләсә кайсы төбәккә барырга мөмкин. Программада кунакханәдә 2 төннән башлап яшәү каралган.
2020 елда Федераль туризм агентлыгы башлап җибәргән туристлык кешбэгы программасы моңарчы күрелмәгән ярдәм чарасы булып тора,аның ярдәмендә бер үк вакытта туристларга да, бизнеска да ярдәм итү мөмкинлеге бар. Әлеге чара тармакта иң нәтиҗәле чара булды, һәм экспертлар бәяләвенчә, ул эчке туризмны торгызуга ярдәм итте.
Татарстан Республикасы «Идел буенда истә калырлык яллар» дигән исем астындагы стендта тәкъдим ителә.
«Идел буенда истә калырлык яллар» төбәкара комплекслы тимер юл туристлык проекты Россиянең түбәндәге 9 регионын үз эченә ала: Татарстан Республикасы, Самара өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Мордовия Республикасы, Пенза өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Киров өлкәсе, Саратов өлкәсе.
Проектны «РЖД Тур» ҖЧҖ Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Куйбышев тимер юлы һәм төбәк туристлык операторлары белән берлектә гамәлгә ашыра.
30 апрельдән 2 майга кадәр Казаннан Гарибальди замогына (Казан-Самара-Тольятти-Казан) сәяхәт итү программасы каралган. Тур бәясенә купе, иртәнге аш, төшке һәм кичке аш, экскурсияләр һәм керү билетлары, шулай ук трансфер һәм экскурсовод эше дә кертелгән.
Югарыда күрсәтелгән проект буенча, туристларның беренче визиты кысаларында, Татарстан Республикасына 298 кеше килә. 2021 елда проект 11 шәһәрне берләштереп, югарырак баскычка күтәрелә: Самара, Пенза, Ижевск, Киров, Казан, Йошкар-Ола, Саранск, Ульяновск, Саратов, Түбән Новгород һәм Чабаксар. Казан шәһәренә сәяхәтне дә үз эченә алган берничә тур оештырыла, алар күпсанлы сәяхәтчеләрдә зур кызыксыну уята.
«Идел буенда истә калырлык яллар» проекты кысаларында барлыгы 1674 кеше кабул ителә.
«Интурмаркет» халыкара туристлык күргәзмәсе 2022 елның 12-14 март көннәрендә «Экспоүзәк»тә узачак. Күргәзмәнең эш программасы 60 тан артык чара һәм 200 дән артык спикер чыгышын үз эченә ала. Катнашучылар «Киләчәктә туристлык индустриясен нәрсә көтә?» дигән сорауга җавап табачак. Оештыручыларның күргәзмә өчен нәрсәләр әзерләве турында сөйләп китик.
Чарада катнашучылар һәм кунаклар төрле форматтагы туристлык эшкуарлыгы өчен үсеш идеяләре һәм мөмкинлекләре, яңа төбәкара маршрутлар һәм Россия буенча сәяхәт проектлары турында фикер алышачак. Туризмның перспективалы һәм гадәти булмаган төрләре турында сүз булачак. Моңа туризмның экологик, арктик, яхталы һәм этнографик төрләре керә.
Татарстан Республикасы «Идел буенда истә калырлык яллар» проектын тәкъдим итә.
2022 елның мартында «Кунакчыллык осталары» дип аталган өченче һөнәри бәйгесе башлану турында хәбәр итәбез. Бәйгене «Россия – мөмкинлекләр иле» автономияле коммерциясез оешмасы оештыра. Бәйге «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәркем өчен булган иҗтимагый лифтлар» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Алтай краеның туристлык үзәге cезне Алтай краеның туристлык программаларын һәм кунакчыллык индустриясен тәкъдир итү чарасына чакыруына шат, ул 2022 елның 8 апрелендә Казан шәһәрендә түбәндәге адрес буенча узачак: «Казан ярминкәсе» ААҖ (Оренбург тракты, 8), төп павильон, «Казан» залы. Чара 13.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Федераль һава транспорты агентлыгы хәбәр иткәнчә, сүз Әзербайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Иранга очышлар ясау турында бара.
Россия COVID-19 белән бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне Әзербайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Иранга даими һәм даими булмаган очышлар өчен гамәлдән чыгара, дип хәбәр итә Федераль һава транспорты агентлыгы матбугат хезмәте.
«2022 елның 9 мартында, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, COVID-19 белән бәйле рәвештә кертелгән чикләүләр Әзербайҗан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Иранга даими һәм даими булмаган очышлар өчен гамәлдән чыгарыла», - диелә хәбәрдә.
Моннан алда Белоруссия, Доминикана, Мисыр (Каирдан тыш), Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Финляндия, Чехия, Швейцария, Көньяк Корея һәм Кубага очу өчен дә ковидка бәйле чикләүләр бетерлгән иде.
Бу илләргә очышлар ясау хәзерге вакытта һава элемтәсе турындагы хөкүмәтара килешүләр һәм илләр арасындагы авиация властьларының аерым килешүләре белән генә чикләнә.
Авиация компанияләре, даими һәм даими булмаган очышлар вакытында, «COVID-19 таралуын булдырмау максатларында изоляция режимын саклау турында» РФ Баш дәүләт санитар табибының карарын үтәргә тиеш, дип өстәделәр Федераль һава транспорты агентлыгында.
Россия Хөкүмәте туристлык объектлары төзелешен инвестицияләүче компанияләр өчен нуль ставкалы өстәмә хак салымын кертүне хуплады. Бу хакта Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында туристлык объектларын – кунакханәләр һәм клиентларны урнашуның башка чараларын төзи торган инвесторлар өчен нуль ставкалы өстәмә хак салымы кертеләчәк. Ул бу объектларны файдалануга тапшырганнан соң һәм шул исәптән, төзекләндерү эшләреннән соң биш ел гамәлдә булачак.
Шулай ук ташламалы өстәмә хак салымыннан моңа кадәр булган кунакханәләрнең һәм клиентларны урнаштыруның башка чараларының хуҗалары да файдалана алачак. Алар өчен ставка 2027 елның 30 июненә кадәр гамәлдә булачак.
«Килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, якын арада Россиядә ял итүгә ихтыяҗның шактый артуы көтелә. Әлеге яңа чара кунакханә-туристлык тармагына ярдәм итәргә һәм аны үстерү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк. Беренче биш ел эшкуарлык үсеше өчен иң мөһимнәрдән санала. Бу вакыт аралыгында эшкуарлар чыгымнарын каплауга һәм зыянсызлыкка ирешә, шуңа күрә ярдәм итү күзлегеннән чыгып, нәкъ менә шундый вакыт аралыгы билгеләнә. Яңа чара тармакка инвестицияләр кертүне тәэмин итәчәк, инвестиция циклын бетерүгә ирешәчәк һәм ил гражданнарының ялы өчен яңа объектлар барлыкка килүгә этәргеч бирәчәк. Шулай ук бәяләр үсешенә бәйле рәвештә, кунакханәләрдә бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү өчен шартлар тудыру, предприятиеләр эшчәнлеге индустриясендә эш урыннарын саклап калуны да мөһим дип саныйм», - диде Дмитрий Чернышенко.
Федераль туризм агентлыгы мәгълүматларына караганда, нуль ставкалы өстәмә хак салымы керткәндә, Россиядә салым чыгымнары кунакханәләр һәм кемпингларда вакытлыча яшәү өчен урыннар бирү юнәлешендә хезмәтләр күрсәтү буенча 16-19 млрд.сумга кадәр җитәчәк.
«Хөкүмәтнең кунакханә тармагы субъектлары өчен өстәмә хак салымын бетерү буенча 5 елга кабул ителгән карары соңгы унъеллыкта туристлык тармагы үсешендә иң көтеп алынган һәм мөһим карар булып исәпләнә, аны без барыбыз да көттек. Туризм буенча илкүләм проект чаралары белән беррәттән, бу карар тармакны көндәшлеккә сәләтле итәргә, яңа инвесторларны җәлеп итәргә һәм Россия туризмының төп проблемаларыннан берсе булган заманча сыйфатлы кунакханәләрнең җитешмәүчәнлеген хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта Россиядә туризм һәм кунакчыллык индустриясе өлкәсендә өстәмә хак салымы иң югары ставкалар белән бәяләнә. Ул 20% тигез. Шул ук вакытта кунакханә комплексларында бәянең 100%ы өстәлеп турыдан-туры оешмада формалаша, шуңа күрә өстәмә хак салымын түләү буенча салым йөкләнеше әйләнештәге салым белән бер дәрәҗәгә диярлек җитә һәм ул керемнең 30% тигез. Турситлык тармагында 10,5% норма дип санала. Мондый салым йөкләнеше, икътисадның башка тармаклары белән чагыштырганда, туристлык тармагын көндәшлеккә сәләтсез һәм инвесторлар өчен кызыксыз итә», - дип өстәде Федераль туризм агентлыгы җитәкчесе Зарина Догузова.
Хөкүмәт йөкләмәсе буенча, Федераль туризм агентлыгы 15 марттан ил буенча туристлык кешбэгы белән сәяхәт итү мөмкинлеген яңарта. Мондый карар туристларга ил эчендә ял итәргә, тармак эшкуарлыгын саклап калырга һәм яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Кешбэклы әзер турны яки кунакханәдә аерым яшәү мөмкинлеген 15 марттан башлап 1 майга кадәр сатып алырга мөмкин булачак. Сәяхәткә билетлар сату башланганнан соң бу елның 1 нче июленә кадәр барырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, программада шулай ук круизлар да катнаша.
Программа шартлары элеккечә кала. Анда барлык төбәкләр дә катнаша. Сәяхәтләр өчен МИР картасы аша түләргә кирәк. Сәяхәт бәясенең 20% 5 көн эчендә автормат рәвештә әлеге картага кире кайтарыла. Аның максималь суммасы - 20 мең сум. Программа кысаларында бер кешегә берничә тур сатып алу мөмкинлеге бар».
Кешбэклы турларны сатуның яңа этабы 2022 елның 15 мартында башлана һәм 2022 елның 1 маенда Мәскәү вакыты белән 23:59 сәгатьтә тәмамлана. Сәяхәткә 15 марттан 1 июльгә кадәр, круизга – навигация башланганнан алып 1 июльгә кадәр барырга була.
Программаның төп шартлары элеккегечә кала: туристның картасына тур яки яшәү бәясенең 20% ы кире кайтачак. аның максималь суммасы - 20 мең сум. Сәфәр өчен МИР картасы аша онлайн түләргә кирәк. Бер картадан чикләнмәгән күләмдәге турлар өчен түләргә була. Теләсә кайсы төбәккә барырга мөмкин. Программада кунакханәдә 2 төннән башлап яшәү каралган.
Федераль туризм агентлыгы һәм РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы РФ дәүләт хезмәтләре порталында турислардан кире элемтә алу формасын булдырды
Россия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко йөкләмәсе нигезендә, Федераль туризм агентлыгы һәм РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы РФ дәүләт хезмәтләре порталында https://www.gosuslugi.ru/395103/1/form Россиягә кайтуда каршылыкларга очраган туристлардан кире элемтә алу формасын эшләтеп җибәрде.
Әлеге хезмәт аша Федераль туризм агентлыгы һәм Федераль һава транспорты агентлыгы Россия туристлары исемлегенә төзәтмәләр кертергә һәм аларга кире кайтырга ярдәм итәргә мөмкинлек бирүче билет турында мәгълүмат алырга мөмкин.
Хәзерге вакытта Федераль туризм агентлыгы һәм Федераль һава транспорты агентлыгы Россия туристларының кире кайтуын оештыру эше белән шөгыльләнә. Көн саен даими һәм чартер рейслары Россия туристларын илгә кайтара.
Федераль туризм агентлыгы искә төшерә, әгәр мөмкинлеге булса, туристлар Россиягә чит ил авиакомпанияләре рейсларын, шулай ук тимер юл һәм автобус транспортын да кертеп, өченче ил аша кире кайтаруның гамәлдәге вариантларын карый ала. Федераль туризм агентлыгы моның өчен махсус белешмә әзерләнде, аны түбәндәге сылтама аша карарга мөмкин: https://t.me/doguzova_zv