Казанда һәм Болгарда Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган уникаль ут тамашасы күрсәтеләчәк

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

19, 20, 21 май көннәрендә Казанда һәм 20, 21 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган уникаль ут тамашасы күрсәтеләчәк.

Казанда ут тамашасын Казан Кремле диварлары янында күрергә мөмкин булачак, ул Тайницкая манарасыннан алып Меңьеллык мәйданы ягыннан Спас манарасына кадәр тәкъдим ителәчәк.

Тамаша нигезендә татар халкына хас традицион исламның символлары һәм төп принциплары ята. Шоу дөньяга ислам алып килә торган яктылык идеяләрен чынга ашыра. Шоу контентында Ибн-Фадланның тарихи язмалары, традицион татар шамаилләре, ярымай һәм изге китапка, яктылык һәм белем чыганагына сылтамалар чагылдырылган.

20 һәм 21 майда тамашаны Болгардагы Ак мәчет стеналарында күрсәтәчәкләр.

Яктылык тамашалары 20: 00 сәгатьтә башлана һәм төнге 1: 00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 21 майда Болгарда үзенчәлекле «Изге Болгар җыены» бәйрәме булчак, аның кысаларында мәдәни-агарту программасы да тәкъдим ителәчәк: концерт, Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданда өйлә намазы, Татарстан Республикасының халык сәнгате һөнәрләре осталары эшләнмәләре күргәзмәсе, билбау көрәше буенча турнир, мастер-класслар һ. б. оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International