ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2022 ел
җомга

2022 елның 17 февралендә  Рус география җәмгыяте медиагрантларына дәгъва кылучылардангаризалар кабул итү башланды. Гаризаны 2022 елның 11 мартына кадәр grant.rgo.ru сайтында электрон система аша бирергә мөмкин.

Рус география җәмгыяте сайтында бәйге турында тулырак мәгълүмат урнаштырылган. Анда барлык кирәкле документлар да бар

Олимпиада 15 мартта, Мәскәү вакыты белән 12: 00 сәгатьтә, YouTube–каналында туры эфирда узачак (https://www.youtube.com/channel/UCIlRK9LvFloa7cqf_70JtKg). Ул «РОССИЯНЕ БЕЛ. Иң яхшы медиаволонтер» бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗәләр ясау кысаларында үтә. Турыдан-туры трансляция барышында Россия төбәкләренең мәдәни мирасын популярлаштыручы иң яхшы волонтерлар, шулай ук иң кунакчыл төбәкләр һәм торак пунктлар-мәдәният һәм туризм өлкәсендәге медиаволонтерлык лидерларының исемнәре аталачак. Педагогларны, мәдәният хезмәткәрләрен һәм аларның тәрбияләнүчеләрен әлеге чарада катнашырга чакыралар.

 


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Сергей Иванов Татарстан Республикасы Президентының «Идарә итү осталыгы, заманча трендлар һәм чакырулар» дип аталган кадрлар резервы квалификациясен күтәрү программасында катнашты.

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе туризмның төбәк үсешенә ясаган йогынтысы турында сөйләде. Ул шулай ук туризмның территорияне үстерү факторы булуын да искәртте.

Программаны Казан федераль университеты төзегән.

 

Сергей Иванов Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерү перспективаларына, шул исәптән, цифрлы технологияләргә дә багышланган иде. Конференция Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында узды.

Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе сайланган теманың актуальлеген әйтеп китте һәм Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетының бу юнәлештә фәнни эш үзәге булып торуын искәртте.

«Цифрлы технологияләр зур тизлек белән үсә. Барлык тармакларга да икътисад зур йогынты ясый. Әле дә булса цифрлы технологияләр, цифрлы аналитик модельләрне кулланмаучыларның иске парадигмада калуын аңлыйсың. Цифрлаштыру һәм цифрлы трансформациянең төп максаты хезмәт күрсәтүне сыйфатлырак итү генә түгел, ә бәлки, беренче чиратта, бу тармак эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру белән дә бәйле. Россиянең, шул исәптән, Татарстанның бурычы – бу мәсьәләләрне беренчеләрдән булып хәл итү һәм бөтендөнья туристлык тармагына кушылу», - дип билгеләп үтте Сергей Иванов.

«Пандемия һәм цифрлы трансгуманизм кыйммәтләренең хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерү перспективаларына йогынтысы» дип аталган конференция эшендә Россиянең төрле субъектларыннан 120 дән артык кеше һәм Хорватия, Сербия, Швейцария вәкилләре катнашты. Түгәрәк өстәлләр, секцияләр оештырылды.  


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

Чарада Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та катнашты.

Яңа сезонда Милли комплекс күп кенә яңалыклар һәм сыналган программаларга карата яңа караш тәкъдим итә.

Сезонның төп премьерасы - «Туган Батырның тууы» дип исемләнгән интерактив-милли хореография тамашасы. «Туган авылым» милли комплексы кунаклары өчен махсус рәвештә әкият герое уйлап чыгарыла һәм шуның буенча хореография спектакле куела.

Атна саен, 30 апрельдән сентябрьгә кадәр, шимбә һәм бәйрәм көннәрендә, Милли комплекста кабат «Kazan show» дип аталган милли тамаша эшли башлый.

«Туган авылым тәме» дип аталган традицион экскурсия дә эшләячәк, анда комплекс тарихы, татарларның көнкүреше һәм кунакчыллыгы, милли татар ризыкларының үзенчәлекләре белән танышырга мөмкин булачак.

«Туган авылым» ресторанының оста пешекчеләре аш-су буенча мастер-класс күрсәтә, анда үз кулларың белән өчпочмак һәм гөбәдия пешерергә була.

Шулай ук Казан ханлыгы стилендәге милли киемнәрдән фотосессия дә үткәрергә мөмкин.

Программада тантаналы атлау өлеше, традициягә кергән җырлар һәм әйлән-бәйлән уеннары, беленнәр һәм коймаклар, ярминкә, һөнәрчелек һәм аш-су буенча мастер-класслар булыр дип көтелә. Балаларга уенчыкларын алыштыру мөмкинлеген бирә торган базар да каралган.

Зөянең тарих музеенда Май чабу бәйрәме вакытында «Зөядән, яратып» дип аталган акция узачак. Музейга килүчеләрнең барысы да якыннарына, чикләнгән күләмдә котлаулар җибәрә ала. Бу түләүсез эшләнелә.

Сәхнәдә Зөя кунакларының яраткан җырчысы Даня Воронков «Балалайкада дөнья халыклары җырлары» программасы белән чыгыш ясаячак.

Май чабу костюмы яки май чабу битлеге бәйгесе дә булачак, аңа алдан әзерләнергә кирәк! «Дженази» ут театры чыгышы алдыннан бәйге партнерлары һәм чараны оештыручылар бүләкләр уйнатачак.

Килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, Федераль туризм агентлыгы чит илгә туристлык сәфәренә һәм эшлекле сәфәрләргә җыенучылар өчен түбәндәгеләрне тәкъдим итә:

- Россиягә карата санкция һәм чикләүләр илләргә барудан мөмкин булганча баш тартырга кирәк, чөнки әлеге илләрдә булу Россиягә әйләнеп кайтуда куркыныч тудыра ала.

- Ял итәргә барганда, туристлык өчен ачык булган һәм Россиягә каршы бернинди чикләүләр кертмәгән илләрне сайларга киңәш итәбез. Бүгенге көндә Төркия, Мисыр, Тунис, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Кытай, Һиндстан, Вьетнам һәм башка дәүләтләр туристлык сәфәрләре өчен кулай дип санала.

- Без шулай ук Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Федераль туризм агентлыгы һәм Федераль һава транспорты агентлыгының актуаль туристлык юнәлешләре статусын үзгәртү турындагы мәгълүматын игътибар белән күзәтүегезне сорыйбыз.

Кайбер юнәлешләр, шул исәптән, Латин Америкасының кайбер илләре, Европа берлеге һәм Канаданың һава киңлегенә бәйле чикләүләр кертүе аркасында, туристлар өчен ачык түгел, чөнки бу зур куркынычлык белән аңлатыла. Моңа Куба, Доминикана, Мексика, Венесуэла кебек илләр керә.

Туристлык операторларына Россиягә карата санкция керткән илләргә, шулай ук юлы Еропа Берлеге һәм Канаданың ябык һава киңлеге аша үткән Кариб Бассейны илләренә турлар сатуны туктатырга киңәш итәбез. Сәяхәтләр өчен кулай булмаган турларны броньлаган туристларга альтернатив юнәлеш сайлау өчен туристлык операторына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, чит илләрдән тыш, Россия территориясендә дә ялларны оештыру мөмкинлеге зур. Без төбәкләр һәм туристлык эшкуарлыгы белән бергә даими рәвештә эчке юнәлешләрнең үтемлелеген һәм сыйфатын арттыру өстендә эшлибез.


1
март, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «KRAVT HOTEL KAZAN AIRPORT» кунакханә комплексын ачуда катнашты.

Яңа кунакханә «Казан» халыкара аэропорты һәм «Казан Экспо» күргәзмә комплексы янындагы күпфункцияле кунакханә комплексы булып тора. Әлеге объектны төзү 2019 елның февралендә башланган иде. Инвесторы - «ТатКравтИнвест» ҖЧҖ («KRAVT GROUP» компанияләр төркеменә керә). Кунакханәнең тугыз катында төрле категориягә керә торган номерлар урнашкан: студияләр, ярымлюкслар һәм люкслар, апартаментлар һәм президент люксы, шулай ук мөмкинлекләре чикле кунаклар өчен стандарт номерлар да бар. Кунакханә барлыгы 500 кешене сыйдыра ала. Комплекс территориясендә машина кую урыннары бар. Комплекс интерьерларын бизәүдә Татарстан Республикасының милли татар мотивлары кулланылган.

Комплекс төзелеше «KRAVT GROUP» компаниясенең Татарстандагы беренче инвестиция проекты булып тора, шуннан соң республикада компаниянең башка проектлары да гамәлгә ашырыла башлый.

Россиянең көньяк һәм үзәк өлешендәге аэропортларына рейсларны вакытлыча чикләү режимы 2022 елның 8 мартына кадәр Мәскәү вакыты белән 03:45 сәгатькә кадәр озайтылды.

АнапаБелгородБрянскВоронежГеленджикКраснодарКурскЛипецкРостов-на-ДонуСимферопольЭлиста аэропортларына рейслар вакытлыча чикләнде.

Россиянең калган аэропортлары, шул исәптән, халыкара аэропортларны да кертеп, штат режимында эшли.

Россия авиакомпанияләренә, Сочи, Волгоград, Минераллы Сулар, Ставрополь һәм Мәскәү аэропортларыннан да файдаланып, ябык аэропортларга пассажирлар илтүне альтернатив маршрутлар буенча оештырырга тәкъдим ителде.

Аэропортлар һәм авиакомпанияләрнең эшләү тәртибенә бәйле барлык үзгәрешләр турында аэропортларның һәм авиакомпанияләрнең рәсми сайтларыннан, шул исәптән социаль челтәрләрдән белергә мөмкин.

Чыганак: Росавиациянең рәсми сайты.

Мәгълүмат алырга мөмкин булган элемтә үзәкләренең телефон номерлары:

  • «Казан» аэропортының белешмә хезмәте - +7 (843) 267-88-07;
  • Россия тимер юлларының белешмә хезмәте - 8 800 775 00 00; 
  • Сочи аэропортының белешмә хезмәте - 8 800 301 19 91;
  • Волгоград аэропортының белешмә хезмәте - +7 (8442) 26-10-87;
  • Минераллы Сулар аэропортының белешмә хезмәте - +7 (87922) 20-777;
  • Мәскәү-Шереметьево аэропортының белешмә хезмәте -  +7 (495) 578 65 65;
  • Мәскәү-Домодедово аэропортының белешмә хезмәте - +7 495 933-66-66;
  • Мәскәү-Внуково аэропортының белешмә хезмәте - +7 (495) 937-55-55

Олимпиада 15 мартта, Мәскәү вакыты белән 12: 00 сәгатьтә, YouTube–каналында туры эфирда узачак .https://www.youtube.com/channel/UCIlRK9LvFloa7cqf_70JtKg ("Россияне бел. Иң яхшы медиаволонтер». Онлайн-трансляция барышында Россия регионнарының мәдәни мирасын популярлаштыручы иң яхшы волонтерлар, шулай ук иң кунакчыл төбәкләр һәм торак пунктлар-мәдәният һәм туризм өлкәсендә медиаволонтерлык лидерлары аталачак. Педагогларны, мәдәният хезмәткәрләрен һәм аларның тәрбияләнүчеләрен әлеге чарада катнашырга чакыралар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International