ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2022 ел
җомга

26 мартта Казан шәһәрендә төрки һәм иран халыкларының Нәүрүз-Яңа ел бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм Казан ипподромында узачак, анда кунакларны милли ризыклар белән таныштырачаклар. Чара сәгать 10.00 башлана, ә рәсми ачылыш 12.00 сәгатьтә булыр дип көтелә. Чарада бәйгеләр һәм халык уеннары, шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре коллективы чыгышын үз эченә алган концерт та планлаштырылган.  Бәйрәм вакытында Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан турыдан-туры трансляцияләр оештырылачак.


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Федераль туризм агентлыгы 2022 елда туристлык эшкуарлыгына ярдәм итү буенча 3 яңа грант программасы тәкъдим итә. Федераль туризм агентлыгы грант ярдәме буларак, «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында, 3,5 млрд.сум акча бүлеп бирәчәк.


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

Алтай краеның туристлык үзәге cезне Алтай краеның туристлык программаларын һәм кунакчыллык индустриясен тәкъдир итү чарасына чакыруына шат, ул 2022 елның 8 апрелендә Казан шәһәрендә түбәндәге адрес буенча узачак: «Казан ярминкәсе» ААҖ (Оренбург тракты, 8), төп павильон, «Казан» залы. Чара 13.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Утырышта Татарстан Республикасының Туристлык буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та катнашты. Ул эчке һәм тышкы туризмны үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый һәм эшкуарлык инициативаларына грант ярдәме күрсәтүгә федераль бюджеттан субсидияләр бүлеп бирүнең өстенлекле юнәлешләре, гаризалар төзү, аларны карау тәртибе һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Шулай ук «Корпорация Туризм. РФ» АҖ белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре, шартлары һәм аспектлары да аңлатылды. Ул туристлык өлкәсендәге цифрлаштыру буенча ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлеге һәм аның эш юнәлешләре белән таныштырды.

Шулай ук «Тревел эндвок» ҖЧҖ директоры урынбасары Оксана Артеменко (Иҗтимагый совет рәисе) да чыгыш ясады.

Ул экскурсия һәм туристлык продуктларына бәяләрнең артуын билгеләп үтте. Тарифларны тоткарлау мөмкинлеге турында фикер алышу өчен туристлык индустриясе уенчылары белән очрашу оештырырга тәкъдим итте, Татарстан Республикасы мәктәпләрендәге укучылар өчен «Пушкин картасы» аналогын булдыру мөмкинлекләрен карау буенча да тәкъдимнәр әйтте.

Утырышта Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның 14 катнашучысы катнашты.

«Маршрут төзелгән» премиясенең тавыш бирү этабында «Ел вакыйгасы» номинациясендә Казан шәһәре проектлары да катнаша.

Miriada Group архитектура бюросы, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды белән берлектә, быел Болгар шәһәре өчен кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенроссия бәйгесенә гариза әзерли. Проект шәһәр һәм музей-тыюлык арасындагы киңлекне төзекләндерүне күздә тота.

 

«Бүген туристлык инфраструктурасын үстерү буенча проектларга ярдәм итү өчен төбәкләрдән гаризалар җыю башлана. Ике атна дәвамында 5 апрельгә кадәр Россия Федерациясе субъектлары Федераль туризм агентлыгына үз гаризаларын җибәрә алачак.

Бәйге нәтиҗәләре буенча федераль ярдәм алачак төбәкләр билгеләнәчәк. Алга таба һәр төбәктә кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре арасында бәйгеләр узачак.

Федераль субсидияләр хисабына төбәкләр эшкуарлар белән бергә яңа кемпинглар һәм автокемпинглар ача, пляжлар һәм мәдәни танып белү, шулай ук табигатьтә актив һәм куркынычсыз ял итү өчен экологик туристлык маршрутларын төзекләндерә ала.

Моннан тыш, грант акчасына яңа авторлык маршрутлары һәм экскурсияләр булдырырга, сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен туристлык мохите тудырырга, туристларның ял итү урыннарын, визит үзәкләрен, маркировкалау һәм навигация системаларын һәм башкаларны да кертеп, төзекләндерергә мөмкин булачак.

Грант суммасы, проектның төренә карап, 3 миллионнан алып 10 миллион сумга кадәр дип билгеләнә. Быел грант программасына федераль бюджеттан 3,5 млрд. сумнан артык акча бүленеп бирелгән.

Без бу акчалар хисабына туристлык өлкәсендә кимендә сигез йөз проект гамәлгә ашырылыр дип планлаштырабыз. Бу туристлык тармагындагы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итәчәк һәм киләсе җәй-көз сезонда ук гражданнарга уңайлы һәм кызыклы ял итү өчен өстәмә мөмкинлек бирәчәк».


22
март, 2022 ел
сишәмбе

Туризм эшкуарларның кредитларын кичектереп түләү мөмкинлегенә ия булган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары (Икътисадый эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторы 55, 79, 86.90.4) тармагы исемлегенә кертелде. 2022 елның 1 мартына кадәр кредит килешүе төзегән бурычка алучы затлар кредит каникулларына дәгъва белдерә ала.  Әлеге ярдәм чарасыннан файдалану өчен, бурычка алучы затка 2022 елның 30 сентябренә кадәр кредит буенча түләү шартларын үзгәртү таләбе белән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Кредит каникулларының максималь вакыты - 6 ай.
 


18
март, 2022 ел
җомга

2022 елның 2 апреленнән 2 маена кадәр Калмыкия Республикасында тюльпаннар фестивале узачак. Ай дәвамында республика кунакларына һәм халкына күңелле һәм бай чаралар программасы тәкъдим ителәчәк. Быел Фестиваль чаралары бөтен республика күләмендә, Калмыкиянең барлык районнарында узачак.

Тюльпаннар фестиваленең программасы, республика районнарындагы этнография программалары тәртибе һәм мәдәни афиша белән тулырак Фестиваль сайтында танышырга мөмкин.

2022 елның 26 мартына Мәскәү вакыты белән 03:45 сәгатькә кадәр көньяк Россия аэропортларына һәм Россиянең үзәк өлешенә очышларны вакытлыча чикләү режимы озайтылды.

Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-на-Дону, Симферополь, Элиста аэропортларына рейслар вакытлыча чикләнә.

Россия авиакомпанияләренә, Сочи, Волгоград, Минераль Сулар, Ставрополь һәм Мәскәү аэропортларыннан да файдаланып, ябык аэропортларга пассажирлар илтүне альтернатив маршрутлар буенча оештырырга тәкъдим ителә.

Россиянең калган аэропортлары, шул исәптән, халыкара аэропортлар да гадәти режимда эшли.

Аэропортлар һәм авиакомпанияләрнең эшләү тәртибенә бәйле барлык үзгәрешләр турында аэропортларның һәм авиакомпанияләрнең рәсми сайтларыннан, шул исәптән социаль челтәрләрдән белергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International