2022 елда иминият кертемнәрен түләүне кичектереп торучы республика оешмалары һәм предприятиеләре исемлеге

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы «2022 елда иминият кертемнәренең түләү срокларын үзгәртү турында» 2022 елның 29 апрелендәге 776 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, 2022 елда иминият кертемнәрен түләүне кичектереп тору мөмкинлеге бирелә торган республика оешмалары һәм предприятиеләренең исемлеген билгеләде.

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты карамагындагы тармак буенча беркетелгән мондый оешмалар исемлеге безнең сайтта «Эшчәнлек» - «Туристлык базарында катнашучылар өчен файдалы мәгълүмат» - «Туристларга һәм туристлар базарында катнашучыларга ярдәм» бүлегендә урнаштырылган. https://tourism.tatarstan.ru/v-pomoshch-turistam-i-uchastnikam-turistskogo.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International