ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин шул турыдагы боерыкны имзалады.  Документ Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат буенча рәсми порталында урнаштырылган.

Документта «2022 елның 31 мартыннан Гөлнара Марат кызы Сафинаны Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары вазыйфасына билгеләп куярга», — диелә.

 


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2021 елгы бәйге финалында катнашучылар Раушания Миңнуллина һәм Ләйлә Умарова бәйгедә катнашу шартлары, өченче сезонда бәйгедә яңа дүрт юнәлеш барлыкка килүе, бәйгене үткәрү этаплары һәм алда торган сынаулар, «Кунакчыллык осталары»нда катнашуның өстенлекләре, үзләренең уңышка ирешү тарихы турында сөйләде.

Утырышта «Казан дәүләт мәдәният институты» ЮҺБ ФДБМУнең туризм кафедрасы доценты Марсель Мансур улы Хисмәтуллин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәдәният буенча комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Кузьма Николаевич Морозов, шулай ук Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре катнашты.


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Якшәмбе көнне, 3 апрельдә, 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә Алексей Клочковның XVIII гасыр Казан тарихына багышланган китабын тәкъдир итү була.
 

«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасына караган «Кунакчыллык осталары» бәйгесенең өченче сезоны ачылды.
 

Бүген Дубай шәһәрендә,«Annual Investment Meeting» инвестиция форумы кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Al Rais Travel Group»ның идарәче директоры Мөхәммәд Джассим Әл Рәис белән очрашты. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Татарстанның туристлык мөмкинлекләрен алга җибәрү һәм безнең республикага Әмирлекләрдән килгән кунакларны җәлеп итү буенча хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
 


29
март, 2022 ел
сишәмбе

31 мартта «Балалар кешбэгы» программасы башлана.
Татарстан Республикасының туристлык тармагы вәкилләре игътибарына!
5 апрельдә 10:00 сәгатьтә «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексының (Н.Ершов урамы, 1А йорты) «Пушкин» залында «Турбизнес» дип аталган туристлык воркшобы узачак. Чара эчке һәм тышкы туризмын үстерүгә, республика белгечләренә төрле туристлык программалары, ял көннәрендәге турлар турында мәгълүмат җиткерүгә һәм Россиянең алдынгы туристлык компанияләре белән очрашулар оештыруга юнәлдерелгән.

5 апрельдә 10: 00 сәгатьтә «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында (Н.Ершов ур., 1А) «Пушкин» залында «Турбизнес»туристик воркшоп узачак. Чара эчке һәм чит ил туризмын үстерүгә, республика белгечләренә төрле туристлык программалары, ял көне турлары турында мәгълүмат җиткерүгә һәм Россиянең алдынгы туристик компанияләре белән очрашуларга юнәлдерелгән.

Booking Россиядән киткәннән соң, күп кенә кунакханә хуҗаларында кунакханәләрдәг сәүдә системасын үзгәртү буенча сораулар туды. 
 


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның җәендә «Зур Арктика Регата» проектының кечкенә күләмле экспедиция җилкәнле-мотор яхталарының берсе Баренц диңгезендә Камчаткадан Төньяк диңгез юлы буйлап узачак.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International