Бу хакта бүген Татмедиа мәгълүмати агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева сөйләде. Матбугат конференциясендә шулай ук Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Vanlifefest - АвтоСАБАНТУЙ» фестивален оештыру комитеты рәисе Сергей Гришин, «Vanlifefest-АвтоСАБАНТУЙ» фестиваленең башкарма директоры Андрей Горностаев та катнашты.
2022 елның 2-5 июнь көннәрендә Болгар шәһәрендә VANLIFEFEST-САБАНТУЙ 2022 Бөтенроссия Автотуризм фестивале узачак. Бу зур чара булып тора һәм аның төп максаты – Россия төбәкләрен үстерүнең мөһим формасы буларак, автотуризмны популярлаштыру, Россия төбәкләренең туристлык потенциалын ачу, автотуристлык маршрутлары челтәрен үстерү һәм автотуризм темасы кызыксындырган кешеләр белән турыдан-туры аралашу.