Бүген Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илкүләм маршрутны билгеләү максатыннан, республиканың туристлык операторлары белән очрашу үткәрде.
Киңәшмә барышында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Илкүләм туристлык маршрутларын билгеләү кагыйдәләрен раслау турында» 2021 елның 26 ноябрендәге 2086 номерлы карары каралды. Гомуми нигезләмә, илкүләм туристлык маршрутларының эчтәлегенә һәм формалашуына карата таләпләрне билгеләү тәртибе нигезендә, республиканың туристлык операторларыннан быелның 27 апреленә кадәр тәкъдимнәр кабул итү һәм раслау турында карар кабул ителде.
Туристлык опреаторларының тәкъдимнәреннән чыгып, илкүләм туристлык маршрутларын билгеләү буенча югарыда күрсәтелгән карар нигезендә критерийларга туры килү-килмәү турындагы гариза Федераль туристлык агентлыгына җибәреләчәк.
Шулай ук туристлык операторлары белән очрашуда республикадан бердәм илкүләм маршрутка керергә мөмкин булган берничә проект тәкъдим ителде.