2022 елның 3 маеннан «ЮВТ АЭРО» авиация компаниясе Казаннан Петрозаводскига һәм Петрозаводскидан Казанга туры рейсларны яңарта.
Самолетлар атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм җомга көннәрендә очачак.
Сишәмбе көнне Казаннан 13:50 сәгатьтә кузгалып китә, 16:20 сәгатьтә Карелиядә була, Петрозаводскидан кирегә 17:10 сәгатьтә очып китә, 19:35 сәгатьтә Казан аэропортында була.
Җомга көнне Казаннан 12:00 сәгатьтә кузгалып китә, 14:20 сәгатьтә Карелиядә була, Петрозаводскидан кирегә15:20 сәгатьтә кузгала, 17:50 сәгатьтә Казан аэропортында була. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Юлга 2 сәгатьтән артык вакыт китәчәк.
Маршрут өчен Канаданың Бомбардье CRJ-200 авиалайнерлары җәлеп ителгән, аңа иң күбе 50 пассажир сыя. Казаннан Петрозаводскига туры рейслар 2022 елның сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Авиация компаниясе сайтында авиация билетлары сатып алган очракта, Казан-Петрозаводск-Казан рейсының минималь бәясе 5 мең 90 сум булачак.
Рейслар турында белешмә һәм өстәмә мәгълүматны авиация компаниясе сайтыннан алырга мөмкин: http://uvtaero.ru