«Казан Экспо»да «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хәләл стандартлары буенча кунакчыллык» сессиясе узды.
Хәләл туристлык Россиядә берничә ел элек үсеш ала башлады.
Спикерлар хәләл стандартлары буенча кунакчыллык системасын булдыру перспективалары турында фикер алыштылар, туристлыкны оештыру һәм хәләл стандартлары буенча кунакчыллык инфраструктурасын әзерләү өлкәсендә илебез һәм чит ил туроператорлары вәкилләре белән тәҗрибә уртаклаштылар, бүгенге көндә бу өлкәдәге агымдагы хәл һәм гомумән стандартлар буенча кунакчыллыкны үстерү өчен нәрсә эшләргә кирәклек турында фикер алштылар, чөнки хәләл ул азык-төлек кенә түгел, шулай ук киемдә, гаиләдә, туристлыкта үз-үзеңне тоту нормалары да.
Башкача әйткәндә, хәләл - ул яшәү рәвеше.
Россиядә бүгенге базар сыйдырышлылыгы бөтен дөнья буенча мөселманнарның 25% һәм мөселманнарның 15% тәшкил итүен исәпкә алсак, Россия Федерациясендә хәләл стандартлары буенча илкүләм кунакчыллык системасын булдыру перспективалары, шулай ук хәләл стандартлары буенча урнаштыру чараларын аккредитацияләү хәзерге вакытта актуаль булып тора. Шулай итеп, хәләл стандартлары буенча кунакчыллык «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының бурычларына туры килә.
Кавказ, Таҗикстан, Бразилия вәкилләре кунакчыллык тәҗрибәсе белән уртаклашты, ә ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстан Республикасында хәләл туристлыкны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Туристлык продуктын формалаштыру туристның клиент юлын төзүнең төп этабы булып тора һәм туристлык хезмәтләренең бөтен спектрының үзара бәйләнешен күздә тота. Туристлык юнәлешен сайлау, туристның аэропортта һәм самолетта булуы, кунакханәдә яшәве, экскурсия турларында катнашуы, килгән илнең аш-су культурасы белән танышуы клиент юлының барлык бу этаплары туристның ял итү илендә булуы турында тәэсирләрен формалаштыруга йогынты ясый.
Бүген Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы белән Иран Ислам Республикасының туристлык өлкәсендәге мәдәни мирас, туристлык һәм һөнәрчелек министрлыгы арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында Иран Ислам Республикасының туристлык өлкәсендәге вәкилләре, РФ Икътисади үсеш министрлыгы, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты катнашында эшлекле очрашу узды.
Бүген «Россия-Ислам дөньясы KazanForum 2023» форумы кысаларында ТР Туристлык буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның Таҗикстанның туристлыкны үстерү комитеты делегациясе белән очрашуы узды.
Очрашу кысаларында яклар төбәкләрнең туристлык потенциалын тәкъдир иттеләр, туристлык продуктын сату өлкәсендә тәҗрибә, шулай ук туристлык өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре белән уртаклаштылар.
Бүген KazanForum 2023 эш төркеме белән Татарстан Республикасында «Лаеш» туристлык территориясе проекты тәкъдир ителде.
Лаеш шәһәрендә Кама елгасының яр буе зонасы үсеше нәтиҗәсендә 300ләп яхтага исәпләнгән уникаль заманча сезонлы курорт барлыкка киләчәк.
Бүген «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV Халыкара икътисадый форумын һәм хәләл индустриянең «Russia Halal Expo» халыкара күргәзмә экспозициясен ачу тантанасы булды, анда 86 илдән һәм 84 төбәктән вәкилләр, форумда 7509 кеше катнаша шул исәптән: 1447 чит ил кешесе, РФ субъектларыннан 3363 кеше, шулай ук Татарстан Республикасыннан 2699 кеше. Форумга барлыгы 14054 кеше теркәлде.
Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Икътисади үсеш министры Максим Решетников, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм башкалар катнашты.
Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында, «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы алдыннан, туристик потенциалын тәкъдир итү буенча ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның Иран Ислам Республикасының мәдәни мирас, туризм һәм һөнәрчелек министры урынбасары Шалбафиян Хөсәен Абади Алиасгар җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашуы узды.
Туристлык өлкәсендә Россия-Иран хезмәттәшлеген үстерү һәм ныгыту туристлык һәм кунакчыллык индустриясе илкүләм проектының максатларына туры килә.
Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында коррупциягә каршы торуның аерым мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы Рәисе идарәсенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре бүлеге баш киңәшчесе Салават Рәхимов катнашты.
Кунакларны «Фишфарм116» балыкчылык комплексында көтәләр, биредә балык тоту һәм яңа йортларда уңайлы ял итүне берләштереп була һәм бу «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында субсидияләр җәлеп итеп гамәлгә ашырылган тагын бер проект.
Ял итүчеләргә төрле дәрәҗәдәге 4 типтагы 16 йорт хезмәт күрсәтә, балык тоту бүләккә кертелгән.