Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында VI республика яшьләр форумында җиңүчеләр үз проектларын күрсәтте

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

22 июньдә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында VI республика яшьләр форумында җиңүчеләр – проект авторлары белән киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә комитет Рәисе урынбасары Лиана Сәетова һәм туризм индустриясе үсеше бүлеге җитәкчесе Артур Әбдрәшитов катнашты. Киездән ясалган сувенирлар - “Кукмара сувенирлары”, басма, электрон һәм аудиовизуаль белешмә – “Зөя утрау-каласы буенча интерактив юл күрсәтүчене ясау”, Алабуга районы буенча мәктәп укучыларының этник авылларга барып,  халык, көнкүреш һәм мәдәният белән танышу экскурсиясе – “Авыллар буйлап тур”, һәм “Скорлупино” фестивале кебек  проектлар күрсәтелде.  Киңәшмә нәтиҗәләре буенча проектларын гамәлгә ашыру өчен авторларга ярдәм итү мәсьәләсе каралды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International