Бүген Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов ТР Дәүләт Советы президиумының күчмә утырышында доклад белән чыгыш ясады. Үзенең докладында ул Татарстан Республикасында туризм өлкәсе үсеше нәтиҗәләре һәм перспективалары турында сөйләде: « Татарстан Республикасында туризм өлкәсен үстерү буенча төп юнәлешләр һәм чаралар « 2014-2020 елларда Татарстан Республикасында туризм өлкәсен һәм кунакчыллыкны үстерү» Дәүләт программасы белән билгеләнгән. Программа чаралары дүрт төп бурычны хәл итүгә юнәлтелгән: туристик инфраструктураны үстерү, турпродуктны булдыру, турпродуктны алга чыгару, өлкә кадрлары белән эшләү һәм сервис дәрәҗәсен күтәрү". Сергей Иванов шулай ук 2014 елда Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты төзелгәннән алып эшләнгән эшләрне билгеләде: " 2014 - 2015 елларда Татарстан Республикасы 22 халыкара туристик выставкада күрсәтелде. Без туроператорлар һәм гаммәви-мәгълүмат чаралары өчен 28 күчмә road-show презентациясендә катнаштык, Татарстан Республикасында туризм турында visit- tatarstan.com тулы режимдагы интернет-портал эшли башлады, туристик автобусларны Казан шәһәренең тарихи үзәгендә туклану һәм шулай ук төп экскурсион объектларга туктату буенча күп елларга сузылган проблема хәл ителде."