Дүрт палубалы теплоход Бөек Болгар причалында туктады

2016 елның 24 июне, җомга

23 июньдә беренче тапкыр Болгар шәһәре пристанендә дүрт палубалы круиз теплоходы туктады. Бу яңа причал стенкасын ачканнан соң мөмкин булды.

«Константин Коротков» теплоходы Түбән Новгород – Самара – Түбән Новгород маршруты буенча круиз ясый. Бөек Болгарда туристлар Язмалар музеен карау белән бергә Болгар музей-тыюлыгы буенча җәяүле экскурсия ясый алды, Истәлек  Билгесе һәм Болгар шәһәрчеге музеенда булды.

 Исегезгә төшерәбез, причал стенкасы файдалануга 18 майда тапшырылган иде. Хәзер елга пассажирлары борынгы шәһәрне судан гына түгел, ә ярга чыгып бөек Ак мәчетне һәм бөтен тарихи һәйкәлне үз күзләре белән күрә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International