Кытайдан килгән гаммәви-мәгълүмат чаралары вәкилләре ТРның туризм буенча Дәүләт комитетында булды

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетында Кытайдан килгән гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре булды. Очрашуны 12сеннән 16 июньгә кадәр барган Татарстан Республикасы буенча матбугат туры тәмамлый. Республикада булганда кунаклар Казанның тарихи урыннарында булды, Бауман урамыннан җәяүләп узды, В.И.Ленин исемендәге музей-йортны карады, Зөя утрау-каласына һәм Бөек Болгарга барды, Идел буенча  елга трамваенда  йөрде, “Арыш-Мае” кебек кибетләрдә сатылучы җирле ашамлыклар белән танышты. Әлеге чаралар Татарстан Республикасын таныту өчен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International