"Бөек Болгар" Бөтенроссия урта гасыр сугышы фестивалендә костюмнар конкурсы узачак

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

"Әти,әни, мин – Урта гасыр гаиләсе!". “Бөек Болгар” Бөтенроссия урта гасыр сугышы фестиваленең тамашачылар өчен костюмнар конкурсы менә шундый исем белән атала да инде.  Конкурсның төп шарты? Фестивальгә гаилә белән костюмнар киеп килү! Конкурста катнашучыларның барысына да фестиваль монеталары – “Бөек Болгар” фестивалендә бердәнбер акча берәмлеге булган булгариклар бирелә. Бу монеталарга фестивальдә төрле хезмәтләр алырга мөмкин булачак: урта гасыр коралыннан һәм сугыш машиналарыннан атарга, сугыш киемнәрен киеп карарга һәм башкалар.

 Игътибар! Фестивальдә катнашучылар һәм реконструкторлар конкурста катнаша алмый.

Түбәндәге төркемдә костюм үрнәкләре белән танышырга  һәм үзеңнекен тәкъдим итәргә була: https://vk.com/kroyka_i_shitie

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International