ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2016 ел
дүшәмбе

2 августта Татарстан башкаласында Казан Кремле буенча фотокросс була. Акция Россия Банкының яңа банкнотларына эләгү мөмкинлеге өчен көрәштә республиканың төп символын яклау өчен үткәрелә. 

Фотокросста бөтен теләүчеләр катнаша ала, ә идеаль ракурсны эзләүне кызыклырак итү өчен оештыручылар җиңүчеләр өчен заданиеләр һәм кыйммәтле бүләкләр әзерләп,  аңа ярыш рухы кертергә булганнар.  

Мәсәлән, Татарстанның төп символларының берсенә яңача карау мөмкинлегеннән тыш, фотокросста катнашучылар иң әйбәт рәсем өчен бүләккә фотокамера, экшн-камера яисә селфи-папка ала алачак. 


28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

27-28 июльдә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов эш визиты белән Урумчи шәһәрендә (Кытай  Халык Республикасы)  булды. 27 июльдә Татарстанның туристик мөмкинлекләре тәкъдир ителде. Очрашуда сәламләү сүзе белән Синьдзянь-Уйгур автоном районының туризм буенча дәүләт идарәсе җитәкчесе урынбасары   Гули Абулиму ханым чыгыш ясады. Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республиканың бай туристик ресурслары һәм заманча инфраструктура мөмкинлекләре турында сөйләде.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты белән  Синьдзянь-Уйгур автоном районының туризм буенча дәүләт идарәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Белешмә өчен: Синьдзянь-Уйгур автоном районы - Кытайның төньяк-көнбатышындагы төбәге. КНРның мәйданы буенча иң зур территориаль-административ берәмлеге. 2010 ел торышы буенча,  СУАР халкы  21 813 334 кеше тәшкил итә. Синьцзянда  47 милләт яши, шулардан иң күбе — уйгурларкитайлылар (хань),казахлардунганнар (хуэй), ойратлар, монгол-чахарлар, кыргызларсибо, «таҗиклар» (сарыкольцылар и ваханчылар), үзбәкләрманьчжурлылардаурлартатарлар һәм руслар.

 


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Алабугада беренче тапкыр урамда ашау фестивале уза. Гадәти булмаган вакыйга гурманнарны 27 августта -   шәһәр көнен уздырганда җыя. Ачык һавадагы зур кухня  «Молодёжный» стадионы һәм Шишкинские пруды территориясендә ачыла. Урамда ашау фестивалендә җирле пешекчеләр һәм рестораторлар гына түгел, ә күрше шәһәрләрдән дә кухня осталары катнаша.

Урамда ашау фестиваленнән тыш, шәһәр көнендә Алабугада яшәүчеләрне һәм кунакларны  «Ут поэзиясе» традицион халыкара пиротехника сәнгате фестивале көтә. Анда Мәскәү, Казан, Волгоградтан һәм шулай ук Мальтадан  килгән пиротехниклар да катнаша.


26
июль, 2016 ел
сишәмбе

Фильм 28 июльдә Россия киносы  елына багышланып  «Кинолето» проекты кысасында уздырыла.

Паркта концерт программасы күрсәтелә,  «Текила» кавер-төркеменең тере музыкасы астында Аргентина тангосы буенча мастер-класслар үткәрелә. Анда букроссинг, китап күргәзмәләре, танылган шагыйрьләр һәм язучылар  чыгышлары, китап күргәзмәләре  белән «Әдәби ишегалды» эшләячәк.

Кино алдыннан балалар өчен «Татармультфильм» студиясеннән «Зилантов әкиятләре» мультипликация трилогиясе күрсәтелә: «Умарта корты һәм Кигәвен», «Кем иң көчле?», «Гусенок и Лебеденок». 

Чаралар 18.00 сәгатьтә башлана, кинокүрсәтү 21.00 сәгатьтә старт ала.

Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Богоявленский соборының танылган манарасы эчендәге яңа күзәтү мәйданчыгында булды. Чиркәү манарасы  әлегә кадәр шәһәрдә иң биек биналарның берсе булып тора – 74 метр. Корылма 1895 елдан алып 1897 елга кадәр төзелгән, махсус манара  өчен Мәскәүдә 8,5 тонналы кыңгырау ясалган!

Казанны шушы биеклектән үз күзләрең белән күрү өчен 218 баскыч менәргә кирәк. Менгәндә уникаль кирпеч кладканы һәм борынгы агач балкаларны күрергә була. Ә инде югарыдагы мәйданчыктан 360 градус ракурс белән Казанның кабатланмас күренеше ачыла.        

Керү билеты да кыйммәт түгел – өлкәннәр өчен ул 100 сум, 12 – 18 яшьлек яшүсмерләр һәм яшьләр өчен – 50 сум тора. Ә иң кечкенәләр бушлай керә ала.


25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

28 июльдә «Джаст» креатив төркеме Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә  казанлылар һәм башкала кунаклары өчен «Эпохалар көрәше» тарихи квесты уздыра. Квест катнашучысы булган шәһәр кешеләре үзләрен бөек вакыйгаларның бер өлеше итеп сизә алачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте. Чара программасына ТР Милли музее экспозицияләрен карау һәм шулай ук «Легендар ачышлар» практикумы кертелгән. Оештыручылар тарихи шәхесләрнең серен ачарга һәм катнашучыларны уен интерактив формасында Казан тарихы белән таныштырырга вәгъдә итә.

31 июльдә Казан Россиянең иң магик шәһәренә әйләнәчәк. Бу көнне Горький исемендәге паркта фокусчылар фестивале уза, дип хәбәр итә оештыручылар.

Әлеге вакыйга Татарстан башкаласы кабул итәчәк иллюзия сәнгатенең беренче фестивале булачак.

Фокусчылар фестивале – магия сәнгатенең танылган  мэтрларының  кабатланмас фокусларын үз күзләрең белән күрә алу мөмкинлегеннән тыш, казанлыларга үз осталыкларын да киң аудиториягә чыгарырга уникаль шанс бирәчәк.

Россия кече шәһәрләренең исемле алмагачлары бакчасы Алабугада булачак. Спас ярминкәсе көннәрендә Алабугада  «Традицияләрнең табигыйлыгы» Россия кече шәһәрләренең II Фестивале узачак. Аны тантаналы ачу  чаралары 6 августка планлаштырылган. Фестивальнең учредительләре һәм оештыручылары булып Россия кече туристик шәһәрләре берләшмәсе, Алабуга муниципаль районы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тора. Проект Россия мәдәният министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.   

 Фестивальдә кече туристик шәһәрләр берләшмәсенең 9 шәһәр-вәкиле катнаша: Алабуга,  Углич, Каргополь, Соликамск, Елец, Кунгур, Мышкин, Суздаль, Тобольск. «Күпсанлы һәм төрле мәдәни, иҗади мәйданчыклар, колорит сәүдә рәтләре, фольклор чыгышлар һәм кулланма сәнгать һәм халык промыселлары мастер-класслары бәйрәм атмосферасы тудырачак, фестиваль чараларын бизәп торачак», - дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов.


22
июль, 2016 ел
җомга

«Яко звезды светлыя озаряюще нас …» күргәзмәсендә XIV – XIX гасырларның уникаль иконалары, чигү һәм декоратив-кулланма  һәйкәлләре күрсәтелгән. Күптән түгел экспозиция тагын ике экспонатка тулыландырылган. Казан Кремленә Бөек Новгородтан православие дөньясының үтә изге әйберләрен алып килгәннәр: XII гасырның могҗиза тудыручысы Преподобный Варлаам Хутынскийның изгедән изге әйберләре,  XVI-XVII гасырларда Казанская  Божья Матерь образы ясалган япма. Бөек Новгородтагы Спасо-Преображенский Хутынский  монастыре ризницасыннан ясалган әйберләр Монголия чорына кадәрге алтыннан чигелгән иң борынгы  рус һәйкәле булып тора! Бөек Новгородның Введенский монастыреннан Казанская Богоматерь образы төшерелгән япма  - алтын һәм көмеш җепләр кушып «атлас»тан чигелгән Богоматерь Казанская рәсеменең иң борынгысы. Япмага патша Иван Грозный тарафыннан Введенский монастыренә Богоматерь образына багышлап заказ бирелгән булган.   

Казанда җирдән 72 метр биеклектә җиһазландырылган күзәтү мәйданчыгы рәсми эшли башлады. Татарстан башкаласы гүзәллеген Богоявленский соборы манарасыннан карарга һәм фотога төшерергә була. Моннан алган хисләр иң көчлесе булыр, чөнки Бауман урамындагы борынгы бина  әлегә кадәр шәһәрнең иң югары доминанты булып кала. Өлкәннәр өчен керү билеты – 100 сум, 12-18 яшьлек яшүсмерләр һәм яшьләр өчен – 50 сум, ә алардан да кечерәкләр бушлай керә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International