27-28 июльдә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов эш визиты белән Урумчи шәһәрендә (Кытай Халык Республикасы) булды. 27 июльдә Татарстанның туристик мөмкинлекләре тәкъдир ителде. Очрашуда сәламләү сүзе белән Синьдзянь-Уйгур автоном районының туризм буенча дәүләт идарәсе җитәкчесе урынбасары Гули Абулиму ханым чыгыш ясады. Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республиканың бай туристик ресурслары һәм заманча инфраструктура мөмкинлекләре турында сөйләде.
Очрашу ахырында Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты белән Синьдзянь-Уйгур автоном районының туризм буенча дәүләт идарәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Белешмә өчен: Синьдзянь-Уйгур автоном районы - Кытайның төньяк-көнбатышындагы төбәге. КНРның мәйданы буенча иң зур территориаль-административ берәмлеге. 2010 ел торышы буенча, СУАР халкы 21 813 334 кеше тәшкил итә. Синьцзянда 47 милләт яши, шулардан иң күбе — уйгурлар, китайлылар (хань),казахлар, дунганнар (хуэй), ойратлар, монгол-чахарлар, кыргызлар, сибо, «таҗиклар» (сарыкольцылар и ваханчылар), үзбәкләр, маньчжурлылар, даурлар, татарлар һәм руслар.