Алабугада беренче тапкыр урамда ашау фестивале уза. Гадәти булмаган вакыйга гурманнарны 27 августта - шәһәр көнен уздырганда җыя. Ачык һавадагы зур кухня «Молодёжный» стадионы һәм Шишкинские пруды территориясендә ачыла. Урамда ашау фестивалендә җирле пешекчеләр һәм рестораторлар гына түгел, ә күрше шәһәрләрдән дә кухня осталары катнаша.
Урамда ашау фестиваленнән тыш, шәһәр көнендә Алабугада яшәүчеләрне һәм кунакларны «Ут поэзиясе» традицион халыкара пиротехника сәнгате фестивале көтә. Анда Мәскәү, Казан, Волгоградтан һәм шулай ук Мальтадан килгән пиротехниклар да катнаша.